tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикакүләм мөселман хатын-кызлар конференциясе узачак
Республикакүләм мөселман хатын-кызлар конференциясе узачак

Республикакүләм мөселман хатын-кызлар конференциясе узачак

Бүген, 28 март көнне, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “Ш.Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында” дип исемләнгән хатын-кызлар конференциясе узачак. Йөзгә якын мөслимә катнашачак чараны уздыруның төп максаты – Коръән-Кәрим таләпләре кысаларында социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда мөслимәләрне берләштерү. Татарстан мөфтиятендә үтәчәк чарада кунаклар сыйфатында Башкортстан, Мордовия, Чувашия, Марий Эл республикаларыннан, Ульяновск, Киров өлкәсеннән иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре дә килер дип көтелә.

Әлеге конференциядә берничә әһәмиятле проблема күтәреләчәк: Шиһабетдин Мәрҗани хатын-кызның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге вазифасы турында, гаилә һәм мөселман гореф-гадәтләре, исламда хатын-кыз образы – хәзерге мөслимәләр, хатын-кызларның үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге роле кебек мәсьәләләр каралачак, 2018 елда тормышка ашырылачак проектлар тикшереләчәк, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләүче Мөслимәләр берлегенең филиал җитәкчеләре булып билгеләнүчеләргә таныклыклар бирү дә планлаштырыла.

Башлана: 10 сәгатьтә.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*