tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Рәсүлия” мәдрәсәсе ачылды
“Рәсүлия” мәдрәсәсе ачылды

“Рәсүлия” мәдрәсәсе ачылды

“Рәсүлев укулары” кысаларында Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә “Рәсүлия” мәдрәсәсен ачу тантанасы булды.

1883 елда мәгърифәтче, Идел-Урал төбәгенең соңгы бөек Нәкышбәнди суфилар ордены шәехе Зәйнулла хәзрәт Рәсүлев тарафыннан ачылган уку йортында татар, башкорт һәм казах балалары белем ала. Троицк шәһәре Русия мөселманнарына аң-белем тарату, гыйлем бирү мәркәзенә әверелә. “Рәсүлия” мәдрәсәсе бераздан тоташ мөселман дөньясында белем бирү сыйфаты буенча иң яхшы дини уку йортларының берсе булып таныла.

Октябрь революциясеннән соң ул ябыла, 2015 елда гына аны тергезү турында карар кабул ителә. Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский реконструкция барышын шәхси контроленә ала.– Бүген — тарихи көн, бу вакыйганы без 99 ел көттек, — диде чыгышында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.Тантанада катнашучыларны губернатор Борис Дубровский тәбрикләде.

“Ислам дин әһелләрен әзерләү мәсьәләсе кискен тора. Моңа кадәр Чиләбе өлкәсендә, гомумән, тоташ Урал федераль округында дини кадрлар әзерләү өчен бер мәдрәсә дә юк иде. Нәкъ Троицкийда мәдрәсә ачылу зур куаныч”, — диде ул.

“Рәсүлия”дә уку 1 сентябрьдә башланачак, белем алу бушлай. Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие Ринат хәзрәт Раев сүзләренә караганда, мәдрәсәдә 15 шәкерт укыячак

kiziltan.ru

Фото: cdum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*