tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Равил хәзрәт Гайнетдинне Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе итеп кабат сайлануы белән тәбрик итте
Ринат Закиров Равил хәзрәт Гайнетдинне Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе итеп кабат сайлануы белән тәбрик итте

Ринат Закиров Равил хәзрәт Гайнетдинне Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе итеп кабат сайлануы белән тәбрик итте

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Равил хәзрәт Гайнетдинне кабат Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе итеп сайлануы белән котлады.

“Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне тагын бер кат мәртәбәле вә җаваплы вазыйфага – Россия Мөфтиләр шурасы рәислегенә сайлануыгыз мөнәсәбәте белән ихлас күңелдән котлыйм, Сезгә тирән хөрмәт вә ихтирамнарымны җиткерәм.

Россия Мөфтиләр шурасының V корылтаенда бертавыштан яңадан рәис буларак сайлануыгыз Сезнең мөселманнар арасында тоткан олуг дәрәҗә һәм абруегызны яңадан бер тапкыр күрсәтте. Сезнең ирешкән уңышларыгыз бөтен татар дөньясы өчен зур горурлык.

Хөрмәтле Равил хәзрәт! Сез, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе буларак, милләтебезнең һәм өммәтебезнең рухи алгарышы, үсеше өчен күп көч куясыз. Халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртып, озак еллар буена нәтиҗәле хезмәт иткәнегез өчен Сезгә зур рәхмәт.

Иншаллаһ, киләчәктә дә бергәләшеп, бер-беребезгә терәк булып милләтебезгә һәм динебезгә хезмәт итәргә язсын. Аллаһ тәгалә барыбызга да иман ныклыгы, тән һәм җан саулыгы, уңышлар насыйп итсен.

Олуг ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы

Башкарма комитеты җитәкчесе Р.З. Закиров”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*