tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиядә беренче тапкыр Әбу Хәнифәнең «Васыяте»нә шәрехләр рус телендә дөнья күрде
Россиядә беренче тапкыр Әбу Хәнифәнең «Васыяте»нә шәрехләр рус телендә дөнья күрде

Россиядә беренче тапкыр Әбу Хәнифәнең «Васыяте»нә шәрехләр рус телендә дөнья күрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтең «Хозур» нәшрият йорты рус телендә «Комментарий имама Акмалюддина аль-Бабирти к «Завещанию» («аль-Васыя») имама Абу Ханифы» («Имам Акмаледдин әл-Бабиртиның имам Әбу Хәнифәнең «Васыят»енә («әл-Васыя») шәрехе» китабын бастырды. Әлеге китапны нәшер итү Россия өммәте тормышында һәм илебезнең мөселман нәшрият базарында зур вакыйга булып тора, чөнки хәзер Россия укучыларының Хәнәфи мәзһәбенә нигез салучының хезмәте белән рус телендә тирәнтен танышу һәм аны аңлау мөмкинлеге барлыкка килде. Әбу Хәнифәнең «Васыят»е – ислам гакыйдәсе буенча матуридилар мәктәбе традицияләре нигезендә язылган иң абруйлы классик хезмәтләрнең берсе. Үзенең зур булмаган «Васыять» текстында имам Әбу Хәнифә гакыйдәнең замандашларында шактый бәхәсләр тудырган мәсьәләләрен күтәргән. Имам әлеге сораулар буенча кыскача гына Әһле Сөннәт вәл Җәмәгать өммәте позициясен белдергән. Бу мәсьәләләр бүген дә актуаль һәм сәләфләр чорындагыдан да ким булмаган бәхәсләр уята. Имам әл-Бабирти исә «Васыять»не кыска, әмма күләмле, эчтәлекле шәрехләр белән тәэмин иткән.

Шәрехләрнең тәрҗемәсе һәм искәрмәләр авторы – Казан дин галиме, гакыйдә һәм тәфсир буенча хезмәтләр төзүче, Хәнәфи мәзһәбе буенча белгеч, Казан ислам университеты мөгаллиме Әхмәд әл-Хәнәфи. Аның төп максаты булып 700 ел элек диярлек яшәгән ислам галиме язган текстны хәзерге заман укучысы аңларлык дәрәҗәгә җиткерү торды.

Тәрҗемә иткәндә шәрехнең Амманда Мөхәммәд Сөбхи әл-Аиди һәм Хәмзә Мөхәммәд Вәсим әл-Бакри  редакциясендә «Шәрх Васыя әль-имам Әбу-Хәнифә» дигән исем астында дөнья күргән беренче басмасы файдаланылган. Шулай ук тәрҗемәгә бер өлеше китап мөхәррирләренең искәрмәләренә, бер өлеше сөнни галимнәрнең абруйлы хезмәтләренә нигезләнгән кайбер аңлатмалар өстәлгән.

Китапның тиражы – 3 000 данә.  Аны “Хозур” нәшрият йортының фирма кибетендә сатып алырга мөмкин. Кибетнең адресы: Казан, Тукай урамы, 36 йорт. Тел.: +7 903 305 45 33(43).

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*