tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районы Явлаштау авылы мәчетенә 95 ел тулды
Саба районы Явлаштау авылы мәчетенә 95 ел тулды

Саба районы Явлаштау авылы мәчетенә 95 ел тулды

Саба районы Явлаштау авылы мәчетенә 95 ел тулды. Ул районда бердәнбер манарасы киселми калган иман йорты. Республикабызның “Мәдәни мираслар” исемлегенә кертелгән тарихи ядкарь булып исәпләнә.

Беренче иман йорты бу авылда 1871 елда ук төзелгән була. 1924 елда көчле янгын чыгып, авылдагы 17 хуҗалык юкка чыга, ут телләре мәчетне дә читләтеп үтми. Әмма авыл халкының тырышлыгы белән мәчет торгызыла, манарага ай кула. Биредә 30нчы елларга кадәр азан тавышы өзелми. Колхозлашу чоры башлангач, дин бетерелә, авыл мулласы Габделбәр хәзрәтне дә гаиләсе белән Себергә сөргенгә озаталар. Мәчет манарасын кисәргә дип килүчеләрнең бер өлешен халык бик яхшы итеп “сыйлап”, кунак итеп озата. Әмма кабат килүчеләргә инде көрәк-сәнәкләр белән каршы чыга.

Дин тыелган заманнарда да авылда иман бетми, авыл халкы качып посып булса да дини йолаларны башкара.Мәчет бинасы озак вакытлар клуб булып тора, аннары китапханә ролен дә үти. 1993 елда реконструкция ясалып, халыкны кабат иманга чакыра башлый.

Мәчетнең 95 еллыгын бәйрәм итәргә ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район җитәкчеләре, дин әһелләре, Явлаштау авылы халкы килде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләү җиткерелде, бүләкләр тапшырылды.

Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе

Фәрид Мифтахов

Фотолар: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*