tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада фаҗигале язмышлы өченче мәхәллә мәчетен искә алу чарасы узды
Самарада фаҗигале язмышлы өченче мәхәллә мәчетен искә алу чарасы узды

Самарада фаҗигале язмышлы өченче мәхәллә мәчетен искә алу чарасы узды

Хәзер Самар төбәгендә татар тарихының тирән эзләре ачыклана һәм күп кенә кыймәтле мәгълүматлар туплана бара. Ләкин бу әле бөек тарихыбызның ярчыклары, җимерелгән ватыклары гына. Аларны туплап торгызу өчен зур эшләр башкарасы бар. Самар тарихының тагын бер онытыла башлаган өлеше ачыкланды. 1913 елда Молодогвардейский (Соборная) һәм Маяковский (Торговая) исемендәге урамнар чатында төзелгән өченче мәхәллә мәчетен һәм аның фаҗигалы язмышын зурлап искә алу буенча конференция уздырылды.

самара иске мэчет 1Бу чара Лев Толстой урамында урнашкан тимер юлчыларның Мәдәният йортында үтте. Биредә дин әһелләре, галимнәр, җәмгыять эшлеклеләре, өлкә һәм шәһәр администрациясе вәкилләре катнаштылар.

Конференциядә бу мәчетенең 1912 елда төзелә башлавы һәм 1963 елда сүтелүе турында сөйләнде.

Тарих үлчәмендә бу бик кыска вакыт. Шулай да ул мәчеткә дә Ислам диненә тигән җәберләүләрне күп кичерергә туры килә.

Мәчет манарасын кисеп аудару фаҗигасын үз күзләре белән күргән Әмир бабай Яппаровның чыгышы күпләрне тетрәндерде: “Халык мәчетне урап алып, аны саклап калырга тырышса да булдыра алмады”, диде ул.

Манара гөрселдәп аугач, халыкның ничек зар елавын тасвирлаганда аның күзләренә яшьләр килде.

самара иске мэчет 2Бу конференциядә эчтәлекле чыгыш ясаучылар да булды. Мәсәлән, Самар Җәмигъ мәчетенең баш имамы Иршат хәзрәт Сафин төбәгебездәге мәчетләрнең һәм аларда хезмәт иткән дин әһелләренең язмышы турында гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде.

Хәзерге көндәге татар милләтенең һәм Ислам диненең язмышын, киләчәген кайгыртып сөйләүчеләр дә булды.

Мәсәлән, Самар өлкәсе администрациясенең мәгариф бүлегендә хезмәт итүче Дамир Гатин: “Ислам турында даими рәвештә күп сөйләнә. Ләкин болар барысы да Исламны кимсетү, хурлау өчен эшләнә. Ислам диненең кешелеккә дөрес яшәүгә туры юл күрсәтүче гыйлем һәм изгелек чыганачы булуын халыкка җиткерү – алдыбыздагы изге бурычыбыз”, диде.

Самар өлкәсенең ”Туган тел” исемле татар милли–мәдәни җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров: “Татар милләтенә, теленә, Ислам диненә каршы көрәш дәвам итә. Татар телен укытучы мәктәпләр ябыла. Теле зәгыйфьләнгән татарлар күбәя. Алар үз милләтеннән, диннән читләшәләр. Нәтиҗәдә җәмгыятебездә тәрбиясезлек, бозыклыклар арта бара.

Бу хәлдә безгә ни эшләргә соң? Алдыбызда ниләр көтә?

Беренче юл – ни булса, шуны көтү;

Икенчесе – урыслашу юлы;

Өченчесе – милләтебезне һәм динебезне саклау өчен хәрәкәт итү юлы”, дип чыгыш ясады.

Тарихчы Шамил Галимов чыгышында Самар шәһәрендә Октябрь революциясенә кадәр булган дин язмышы турында киң җәелеп сөйләде.

Кызганыч ки, чакырылган галимнәр, тарих фәннәре докторлары чыгышында бушлык хөкем сөрде. Ә бит залдагы халык мөнбәргә күтәрелгән галим-галиәләрдән, профессорлардан төпле фикерләр көткәннәр иде. Татарны, Исламны зурлап, чыгыш ясарлык гыйлемлегең булмаса, нигә шундый мәртәбәле конференциягә килергә?!

Әле шунысы яхшы: аларның тел төбендә дошманлык ятса да, моны ачыктан-ачык күрсәтмәделәр. Аларның бер үк сүзләрне, фикерләрне һәр җыелышта кабатлап сөйләвен күпләр инде әллә кайчан беләләр.

Самар шәһәренең өченче мәхәлләсендәге Җәмигъ мәчетен салуда башлап йөрүче һәм андагы Попечителләр шурасы рәисе Мәхмүт Баишев була Аны Самар шәһәр Думасына депутат итеп сайлыйлар. Шәһәр хакимияте каршында ул мәчет төзү өчен җир алу мәсьәләсен хәл итә.Төзелеп беткәч, бу Җәмигъ мәчете чын мәгънәсендә татар мөселман җәмгыятенең җанлы үзәгенә әверелә. Анда малайлар-кызлар өчен татар мәктәбе дә ачыла. Мәхмүт Баишев тырышлыгы белән 1914 елда Самара шәһәрендә истәлекле Сабан туе оештырыла, 50 урынлык приют-яслә ачыла (сугышка киткән офицер балалары өчен).

Октябрь революциясеннән соң, бу мәчетнең язмышы фаҗигалы була, анда хезмәт иткән дин әһелләре төрле җәберләүләр кичерәләр.

1963 елда мәчет сүтелә, аның урынына Спорт сарае төзиләр.

Конференциядән соң элек мәчет булган урында үткәрелгән тантаналы митингта Аллаһы йорты хөрмәтенә истәлекле такта куелды. Анда Мәхмүт Баишевның оныгы да катнашты. Ул 95 яшьлек әнисе, Мәхмүт Баишевның кызы Наилә апаның сәламнәрен халыкка тапшырды һәм олы рәхмәтен белдерде.

Фәрид Шариязданов, Самара

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*