tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себердә ислам тантанасы
Себердә ислам тантанасы

Себердә ислам тантанасы

17 июль көнне Новосибирски шәһәрендә Тарихи мәчетнең 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Халык телендә Татар мәчете дип аталып йөртелгән бу мәчет 1936 елны советлар тарафыннан ябылган булган, биредә төрле елларда төрле оешмалар эшләгән. Моннан 20 ел элек татарлар бу бинаны яңадан үзләренә кайтарып алдылар, соңгы елларда иске мәчет сүтелеп, аның урынына элеккегесе рәвешендә яңа мәчет салдылар. Бу изге һәм җаваплы эшләрнең башында “Ихлас” мөселман оешмасы рәисе Рафаил хәзрәт Сөләйманов торды.
Узган якшәмбедә Тарихи мәчетнең рәсми ачылышы да булды. Бәйрәм тантанасында Новосибирски шәһәре һәм өлкәсе мөселман-татарлары катнашты, шулай ук Омскидан Себер мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов, Свердловски, Кемерово, Томск өлкәләреннән мөселманнар, Мәскәү, Татарстаннан килгән кунаклар катнашты. Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләкләре белән килгән иде, аның татар телендәге чыгышын халык бик җылы кабул итте. Шул ук көнне Новосибирски шәһәренең мәдәният йортында фәнни-практик конференция уздырылды, ул да Себердә ислам тарихына һәм Татар мәчетенең йөз еллыгына багышланган иде.

“Фейсбук” челтәреннән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*