tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәлах” мәчете Татарстан мөфтиенең хәер-фатихасы белән үз ишекләрен ачып җибәрде
“Сәлах” мәчете Татарстан мөфтиенең хәер-фатихасы белән үз ишекләрен ачып җибәрде

“Сәлах” мәчете Татарстан мөфтиенең хәер-фатихасы белән үз ишекләрен ачып җибәрде

Бүген, зөлкагдә аеның 1 нче көнендә, Казанның Зур Клыки бистәсендә “Сәлах” мәчете ачылу тантанасы узды. Әлеге чарада күпләгән дин әһелләре, иганәчеләр, җитәкчеләр катнашты.

Тантана Аллаһының Сүзләре белән башланып китте. Коръән аятьләрен мәчетнең имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев укыды һәм дога кылды.
Алга таба мәчет ачылу шатлыгы белән уртаклашырга килүчеләргә вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте:
– Кайчак бездән сорыйлар: “Ни өчен Раббыбыз безгә афәтләр, сынаулар җибәрә?” Афәтләр, сынаулар булмасын өчен Раббыбыз безгә ике юл күрсәтте, ягъни барлык чирләрдән Аллаһы Тәгалә дару бирә. Коръән аятендә алардан ике котылу юлы күрсәтелә: ” И, Пәйгамбәр! Син араларында булган чакта, Аллаһы аларны җәзаландырмаячак. (Син араларыннан аерылгач та,) Алар (тирәсендә калган зәгыйфь мөэминнәр) мәгъфирәт сораган чакта да, Аллаһы аларны җәзаландырмаячак (“Әл-Әнфәл” сүрәсе, 33 аять). Шулай итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безнең арабызда булса, бернинди мәшәкать, проблема булмас иде. Әмма кемдер әйтергә мөмкин: Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу дөньядан ахирәткә күчеп китте.

Ләкин мизгел саен Пәйгамбәребез салаватларга җавап кайтара икән, димәк, ул һәрвакыт исән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу дөньядан киткән булса да, аның сөннәте, күрсәткән юлы яши әле. Әгәр дә сөннәт буенча гамәл кылсак, зур мәшәкатьләр булмаячак, афәтләр килмәячәк. Икенче котылу юлы – истигъфар кылсак, Аллаһы Тәгалә газап җибәрмәс. Истигъфар ни дигән сүз? Раббыбызга тәүбә кылу, бер-беребездән гафу үтенү. Ләкин кайчак ул бик авыр була. Мәсәлән, Әбү Ләһәб бик тәкәббер кеше булган. Ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туганы булуга карамастан, аны кабул итмәгән. Бервакыт Кәгъбәтуллаһ янына килеп, ул шундый дога кыла: “Ий Раббым! Әгәр Мөхәммәднең сүзләре хак булса, күктән ташлар яудырып, безне үтер”. Ул: “Миңа мондый хакыйкать кирәкми, миңа үзем уйлап чыгарган, үземнең фикерләргә нигезләнгән хакыйкать кирәк”, – ди. Күп очракта безнең дин кардәшләребез дә Әбү Ләһәб сыман хакыйкатьне тыңламыйча, дәлилләргә нигезләнмичә, үз фикерләре буенча гамәл кылырга тырышалар. Бу кем гамәле? Бу – Әбү Ләһәбнең гамәле. Аллаһы Тәгалә барыбызны да шундый гамәлләрдән сакласын. Кайчак бер-беребезне ишетмичә хак сүз әйтергә тырышабыз, ләкин дин кардәшләребез кызганычка каршы безне ишетми”.

Алга таба мөфти хәзрәт вәгазендә адәм баласын бизәми торган сыйфатка – тәкәбберлек төшенчәсен аңлатуга тукталып үтте. Камил хәзрәт чын ирләрнең сыйфатларын санап үтте: беренчесе – сәүдә эшләренең зикер кылудан тыймавы; биш вакыт намазны җәмәгать белән тиешле рәвештә үтәргә тырышу, зәкят түләү һәм алар Кыямәт көненнән, Кубарылу көненнән курку. Бу дүрт сыйфат ир кешеләрдә булырга тиеш. Әгәр шушы сыйфатлар булса, без үзебезне ир-кешеләр, батырлар дип атый алабыз, диде мөселманнар башлыгы.

Форсаттан файдаланып, Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен китерде: “Кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, яки мәчет төзелешендә катнашса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә Җәннәттә бер йорт бүләк итәр”. Хәтта йорт, сарай, яисә урындык булуы да мөһим түгел, иң мөһиме Җәннәттә. Димәк, Җәннәткә керәбез дигән сүз. Аллаһы разый булсын.

“Кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, Аллаһыга да рәхмәтле булмас” – дигән хәдисне дә китереп, мөфти хәзрәт мәчет төзелешен башлап йөргән һәм үзеннән күп өлеш керткән ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлаховка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Татарстан өммәте үсешенә өлеш керткән өчен” истәлекле медален тапшырды.

Бүген тантаналы ачылыштан соң мәчеттә беренче дәрес тә үткәрелде. Дәресне Татарстан мөфтие “Хозур” нәшриятында бастырылган «Исгафуль-муриддин ли-икамати фараид ад-дин» китабына нигезләнеп татар телендә үткәрде.
“Сәлах” мәчете Казанның Мамадыш тракты, 18 йорт адресы буенча урнашкан. Ул 300 кешегә исәпләнгән һәм 500 квадрат метрны тәшкил итә. Мәчетне төзү эшләре 2015 елда башланып китте, 2018 елның 4 сентябрендә мәчеткә манара урнаштырылды, ә 2019 елның 10 нчы маенда, Изге Рамазан аенда, ярымай куелды. Хәзерге вакытта мәчеттә биш вакыт намазлар, җомга, гает намазлары укыла. Биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен махсус тәһарәт алу урыннары бар. Шулай ук уку-укыту эшләре алып бару бүлмәләре булдырылган. Мәчеткә Зур Клыки, Константиновка бистәсе, “Весна” торак комплексында яшәүче мөселманнар даими йөри. Казанда бүгенге көндә 80-гә якын мәчет эшләп килә.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*