tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәкертләргә дипломнар тапшырылды
Шәкертләргә дипломнар тапшырылды

Шәкертләргә дипломнар тапшырылды

Ульяновск өлкәсенең “Фатима” мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Глинат ханым Гафарова төбәктә дин үсешенә, традицион исламны җәелдерүгә зур өлеш кертә. Ул төрле яшьтәге шәкертләргә дини гыйлем бирү юнәлешендә тырышып эшли.

Тынгысыз йөрәкле Глинат ханым соңгы 13 ел эчендә 310 милләттәшебезгә төпле белем биреп, дин юлына басарга ярдәм иткән. Шушы көннәрдә генә Үзәк Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә аның тагын унбиш шәкерте имтиханнарны уңышлы тапшырып, өлкә мөселманнары региональ Диния нәзарәтенең дипломнарына ия булдылар.

Глинат ханым милләтебез һәм динебезнең киләчәге – балаларга дин сабаклары бирүне дә үз өстенә алган. Быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында дәресләргә атна саен Ишеевка, Луговое һәм Пригородный бистәләреннән кадәр килеп йөрүчеләр дә бар иде.

– Иң яшь шәкертебез – Чулпан Залялеева – Татарстанның Түбән Кама шәһәре кызы. Ул Ульяновск дәүләт университетының медицина факультетында белем ала. Бер дә авырсынмыйча, бездә дә изге Коръәни-Кәрим китабын гарәп графикасы нигезендә укырга өйрәнде. Ә иң өлкән яшьтәге укучыбыз Венера ханым Бибарсованың зиһененә, тырышлыгына күпләр сокланырлык,- ди мөгаллимә Глинат ханым.

Глинат ханымда һәм шулай ук шәһәребезнең Инзенская урамындагы мәчеттә (мөгаллимә – Шәфика Хакимова) укыган шәкертләрнең белем дәрәҗәсен “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин бәяләде. Имтихан тапшыручылар өч ел дәвамында өйрәнгән тәҗвид кагыйдәләрен аңлаттылар, догаларны яттан яңгыраттылар, Коръәни-Кәрим китабының теләсә кайсы битен ачып, сүрә һәм аятьләрне йөгерек итеп укып бирделәр.

– Шәкертләремнең җавапларыннан канәгать калдым. Ильяс хәзрәтнең һәр соравына төпле аңлатма бирделәр,- ди Глинат ханым.

Рузия Хәлимова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*