tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыгырданда “Шәкертләр бәйрәме”
Шыгырданда “Шәкертләр бәйрәме”

Шыгырданда “Шәкертләр бәйрәме”

Чувашстанның Шыгырдан авылында унынчы тапкыр  республика “Шәкертләр бәйрәме” узды.  Бу көнне бәйрәм мәйданында республиканың татар авылларындагы мәчетләр каршында эшләүче мәдрәсәләрдә шөгылләнүче сабыйлар дини белемнәре буенча гына түгел, ә физик яктан  да көч сынаштылар.

Унынчы тапкыр уздырылучы “Шәкертләр бәйрәме” Шыгырданның “Биләр” бию ансамбле чыгышы белән башланып китте. Чагыштырмача күптән түгел генә  оешкан әлеге коллектив тагын берничә көннән татар-мишәр биюләрен  Кырымда узачак “Алтын мәйдан” халыкара фестивале тамашачыларына да тәкъдим итәчәк.

Гомумән, бүгенге бәйрәмдә катнашырга һәм төп сәхнәдә чыгыш ясарга республика авылларыннан һәртөрле ярыш-бәйгеләрдә җиңүчеләр чакырылган.

Батыр районы Кызыл Чишмә авылында быел мәчет каршындагы 18 көнлек җәйләүгә  20 гә якын бала йөргән. Бүгенге

Ярыш шартлары буенча һәр авылдан килгән команда  сәхнәдән дини һәм дөньяви темага багышланган әдәби-музыкаль күренеш тәкъдим итәргә тиеш. Жюри 30 дан артык мәхәлләдән килгән  бу чыгышларның эчтәлеген, балаларның сәләтен генә түгел, ә бирелгән кыска гына вакыт аралыгында катнашучыларның  билгеләнгән теманы ачып бирүләренә дә игътибар итә.

Әле чагыштырмача бүгенге яңа бәйрәмнең дистә еллык тарихы бар. Ул 2006 нчы елдан бирле Чувашстанның төрле авылларында уза. Узган ел ул Тукай авылында булса, быел чират Шыгырданга җиткән.

Мәгълүм булганча, балалар өчен мондый бәйрәмнәр Татарстанда үтә, ә күптән түгел генә мондый сабыйлар бәйрәме Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылында да узган. Быел исә Чүпрәле районы да  беренче тапкыр 20 нче август көнне Мунчәли авылында шундый ук балалар җыенын үзләрендә үткәрергә уйлыйлар.

Балаларның  команда ярышларыннан соң сәхнәне Татарстан сәнгать осталарына тапшырдылар.

Билгеле булганча, Шыгырдан авылында   алты мәчет бар. Балаларның җәйге ялы вакытында аларның һәрберсендә  җәйләү  эшләгән. Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Муса Галимҗанов Шыгырданда 20 көнлек курслар алып барган.

  Озын Куак авылы мәчетендәге җәйге көндезге җәйлүгә ел саен 50 гә якын малай һәм кыз йөри. Алар да бәйрәм кунаклары.

Килгән кунакларга намаз укыр өчен махсус урын әзерләнгән. Бүгенге өйләне  Әлбир хәзрәт үзе алып бара. Өлкәннәр арасында байтак кына балалар да бар.

Намазлар укылганнан соң мәйданда һәртөрле ярышлар, халык уеннары башланды.

Мәйданның бер читендә чүлмәк вату ярышы барса, икенче ягында бүрәнә өстендә капчык белән сугыш башланды.

Көндезге 10 да башланган бәйрәм  авылда көтү кайтканда гына тәмамланды. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә бәйрәмнән җылы хисләр, рухи канәгатьләнү белән таралышты.                                                     

Рамис Сафин,  Чувашия.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*