tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Спас районында мал-туарны мөселманча чалу цехы ачылды
Спас районында мал-туарны мөселманча чалу цехы ачылды

Спас районында мал-туарны мөселманча чалу цехы ачылды

Кичә, Зөлкагдә аеның 19-нчы көнендә, Спас районы Өч күл авылында “Болгар Хәләл” ҖЧҖ мал сую цехы ачылды. Әлеге бинаның тантаналы төстә рәсми ачылышында күпләгән кунаклар – әлеге мал сую цехы директоры Евгений Медведев, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, шулай ук Спас муниципаль районының авыл җирлекләре рәисләре, фермерлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, җирле халык катнашты.

Әлеге мал сую цехында барлык мал-туар да ислам шәригате кушканча чалыначак. Тиздән әлеге бина янында ит эшкәртү комбинатын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Әлеге комбинат эшләп чыгарган продукция Болгарда махсус кибеттә сатылыр дип көтелә.

Мал сую цехында 14 кеше хезмәт куячак. Әлеге цехның мөмкинлекләре бик зур: ул бер сменага 30 баш мөгезле эре терлек һәм 50 баш мөгезле вак терлекне чала һәм эшкәртә ала. Киләчәктә бирегә Спас районы халкы гына түгел, республикабыз фермерлары да үз терлекләрен чалырга алып килә алачак. Китерелгән барлык мал-туар биредә ветеринария тикшерүен үтәчәк. Мал сую цехында хайваннарны чалу процессына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты вәкилләре күзәтчелек итә.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*