tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут шәһәрендә икенче мәчет төзелешенә нигез салынды
Сургут шәһәрендә икенче мәчет төзелешенә нигез салынды

Сургут шәһәрендә икенче мәчет төзелешенә нигез салынды

Ниһаять, ХМАО-Югра мөселман халкы өчен сөенечле, тарихка кереп кала торган күптән көтелгән вакыйга, Сургут шәһәрендә икенче мәчет төзелешенә нигез салынды. Акрынлап мәчет төзелеше эшләре башланып китте дисәк дөресрәк булыр.

Яңа мәчет буласы җирлеген чистарту, чүп-чарлардан арындыру кирәклеген ишетү белән “Сургут шәһәре татар яшьләре берлеге” активистлары бу саваплы эштә дә читтә каласылары килмәде. Кечкенә балаларын күтәреп, җиң сызганып өмәгә килделәр. Берәүләр бәби караса, икенчеләр капчык-капчык чүп-чарны күз йомганчы җыеп та чыктылар. Мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләр, нигез салучылар, “Сургут шәһәре татар яшьләре берлеге” активистлары! Аллаһ Тәгалә изге эшләребезне кабул итсен, иман байлыгы, тормышыбызга бәрәкәт бирсен. Теләгән максатларыбызга бергәләп ирешергә насыйп булсын! Күңелләребезне шатландырып тора торган саваплы эшләребез, эзләребезне калдырыйк.

Мәчет – без, мөселманнарның Аллаһыбызга гыйбадәт кыла торган изге урыны. Бу урын гел шулай чисталыкны, пөхтәлекне сакласын. Шәһәребез өстен илаһилыкка күмеп берьюлы ике яктан яңгыраган, моңлы азан тавышларын бергәләп тыңларга насыйп итсен, Ходай!

Гөлчәчәк Фәтхулова,

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*