tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта шәһәркүләм ифтар уздырылган
Сургутта шәһәркүләм ифтар уздырылган

Сургутта шәһәркүләм ифтар уздырылган

Сургут шәһәрендә шәһәркүләм ифтар уздырылган. 25 майда үткәрелгән чарада төрле милләт һәм диаспора вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр катнашты, дип хәбәр итә Сургут татарлары милли-мәдәни оешмасы.
Моннан тыш, Ханты-Мансийск автоном округы мөфтие урынбасары Камил хәзрәт Саматов, мөфти ярдәмчесе Гамзат Апанди Гитиномөхәммәтов, Дагыстан мөфтие урынбасары Абдулла Аджимоллаев һ.б. мөселман оешмалары вәкилләре шәһәркүләм ифтарда булган.
Мәҗлес барышында Рамазан аеның мөһимлеге, рухи тәрбия, тугандаш халыкларның бердәм булу әһәмияте хакында сөйләнелгән.
Ифтар күмәкләп тәрәвих намазын уку белән тәмамланган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*