tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Суслонгерда корбан чалыначак… – белми калмагыз!
Суслонгерда корбан чалыначак… – белми калмагыз!

Суслонгерда корбан чалыначак… – белми калмагыз!

Суслонгер бәгырендә булган гаиләләр шактый. Бабайлар, әтиләр гомере, аларның дога сораган җаннары, билгесез күпме язмышлар. Арча-Әтнә хәрби комиссариаты 2015 елда әнә шул иңөстен баскан гомерлек ташны кузгатып, Суслонгерга атлап керде. Дога белән керде.

Аннан соң да елына икешәр тапкыр баруны оештырды. Күпме халыкны кузгатты, күпме җаннар кузгалды. Хәзер Суслонгер үзе җитәкләп йөрткән күк. Без эшләргә тиешлене әрвахлар үзләре әйтә кебек. Моның шулай икәнлеген Суслонгерга аяк атлап кергән, аның урманында булган һәркем йөрәге белән тоя.

Хөрмәтле  Республика халкы!

27 июль көнне Суслонгерда хәрбиләр яшәгән күл буенда корбан чалыначак һәм анда Суслонгерда һәлак булучыларның туганнары да бара алачак. (12+)

Барырга теләге һәм машинасы булмаучылар Арча-Әтнә хәрби комиссариатына алдан 3-21-41 телефонына шалтыратып әйтергә, 27 июль көнне иртәнге 6 сәгать 30 минутта хәрби комиссариатта булырга тиешләр.

Автобус хәрби комиссариаттан иртәнге  7 сәгатьтә кузгалачак.

Үз машинагыз белән дә бара аласыз.  Алай барган очракта сезне, шул ук көнне Суслонгерга борылган чатта сәгать 10.00 да  хәрби комиссар Алмаз Борһанов каршы алачак.

Иң элек зиратка кереп, дога укылачак. Аннан соң  солдатлар яшәгән урман эче күрсәтелеп, Көмеш күл буенда Суслонгер лагер ачылуга – 78, Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан оештырылган зур чара узачак.

– Безнең белән бергә Әмир хәзрәт Миннемуллин да барачак. Шунда корбан чалып, казан асып аш пешереп үткәрәбез. Ризыкларны үзебез белән алып барып, 100 кешегә өстәл әзерлибез. Доганы микрофон аша укырга планлаштырабыз. Тирә-юньгә таралып, шул җирләрдә ятып калган бөтен әрвахларгабарып ирешсен.. – ди хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

Белми калмагыз, “Без дә барыр идек, юлны таба алмабыз, ничек барасы?”-  дип юл сораучылар күп. Республика халкы да бара ала. Шул вакытка гына сыешырга кирәк була.

С.Мингатина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*