tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар-мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” Форумы
Татар-мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” Форумы

Татар-мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” Форумы

“Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы, “Ярдәм” Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөфтияте булышлыгында мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” форумын үткәрә. Чара 10 декабрьдә узачак һәм “Мөслимә”нең 20 еллыгына, татар мәгърифәтчесе Фатыйха Аитованың 150 еллыгына, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубыйның 145 еллыгына багышлана.

Форум эшендә Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән ике йөзләп делегат катнашыр дип көтелә. Чарага шулай ук хакимият органнары, фәнни,иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре дә чакырулы.

Чара барышында татар халкының рухи мирасын барлаучы һәм саклаучы ханымнарга Мөхлисә Бубый исемендәге премия тапшырылачак дип хәбәр итә форумның оештыру комитеты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*