tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле курсларына язылучылар саны 300-дән артты
Татар теле курсларына язылучылар саны 300-дән артты

Татар теле курсларына язылучылар саны 300-дән артты

Бүген, сәфәр аеның  16-нчы көнендә, Татарстанның 16 шәһәрендә һәм районында татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар рәсми рәвештә башланып китәчәк. Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча республика мәчетләрендә татар теле курсларына йөрергә теләүчеләрнең саны 300 кешедән артып китте.

Быел татар теле курслары 20 мәйданчыкта, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк. Башкалада курсларны «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Гаилә» мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институтында тыңларга мөмкин.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: иң күпсанлы төркем – барлыгы 45 кеше татар телен нәкъ менә Россия ислам институтында өйрәнәчәк. Башкаланың «Казан нуры» мәчете дә әйдәп баручылар рәтендә – 35 кеше. Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында Түбән Кама мөхтәсибәтендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтте – биредә 30-га якын кеше татар телен өйрәнергә теләк белдергән. Лидерлар рәтендә шулай ук Яр Чаллы (23 кеше) һәм Бөгелмә (20 кеше) мөхтәсибәтләре. Шулай да, төгәл саннар соңрак, төркемнәр тулысынча формалашып беткәч, билгеле булачак.

Дәресләрне атнага ике тапкыр уздыру планлаштырыла. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы ярты елны тәшкил итәчәк (2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк.

Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өстәмә мөмкинлек каралган.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла.

Татар теле курслары бушлай. Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*