tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан халкы актив рәвештә гошер сәдакасын җыюга кушылды
Татарстан халкы актив рәвештә гошер сәдакасын җыюга кушылды

Татарстан халкы актив рәвештә гошер сәдакасын җыюга кушылды

Татарстан мөхтәсибәтләрендә тулы куәтенә гошер сәдакасын җыю бара. Билгеле булганча, 15 сентябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясен игълан итте.

Кампания башланып китү белән, республиканың Чирмешән районы (20 тонна), Балык Бистәсе районы (16 тонна), Арча районы (7 тонна), Әлки районы (якынча 6 тонна 500 кг.) аеруча активлык күрсәтте. Алар үз җирлекләрендә җыелган гошер сәдакасын Казан шәһәрендәге “Ислам динен кабул итүгә – 1000 ел” һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәләренә, “Зәкят” хәйрия фондына җибәрде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2020 елның 26 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте. Гошер көне Татарстанда үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез…” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә,  уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Татарстан Диния нәзарәте әлеге юнәлешкә бик зур дикъкать белән карый. Республиканың барлык мәчетләре, мәдрәсәләр гошерне кабул итеп алырга һәм таратырга әзер. Һәр елдагыча гошер сыйфатында җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива, шулай ук кыш өчен кайнаткан һәм тозлаган әйберләр кабул ителә. Аннан соң азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Әлеге исемлектә булмаган, әмма гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр Пенсия фондыннан керемнәр турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр дә шушы ук теелфонга шалтыратып мөрәҗәгать итә ала. Гомумән, гошер мохтаҗларның милләтенә һәм диненә карамыйча, аларның үзләренә, шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә (район картлар йортлары, балалар йортлары, балалар хосписы), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.) тапшырылачак.

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара: 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*