tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан хәләл туризм үзәге була ала
Татарстан хәләл туризм үзәге була ала

Татарстан хәләл туризм үзәге була ала

Мәгълүм булганча, дөньяда мөселманнар саны арта һәм шуңа бәйле рәвештә хәләл яшәү рәвеше дә тормышта үз урынын ныграк ала бара.  Бу процесслар үзебездә – Татарстан Республикасында да уңышлы  җәелә. Без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитеты рәисе киңәшчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтовка ошбу хакта үз фикерләрен белдерүне сорап мөрәҗәгать иттек.

– Фоат хәзрәт, соңгы елларда Россиядә күзгә күренерлек итеп хәләл индустриясе үсеп бара. Аның масштабларын бәяли аласызмы?  

– Әйе, соңгы унъеллыкта Ислам илләрендә генә түгел, гомумән дөньяда хәләл яшәү рәвеше актив төстә тормышка керә. Биредә беркемгә дә шәригать нормаларын көчләп тагу, бернинди ирексезләү юк, аны кешеләр ирекле рәвештә үзләре сайлап алалар. Һәм бу процесс алдагы елларда тагын да көчәячәк. Чөнки хәләллеккә нигезләнгән тормыш рәвеше өстенлекләре һәркемнең күз алдында.

Хәләл индустрия продукциясенә килгәндә, аның гомуми күләме хәзер миллиард долларлар белән исәпләнә. Хәләл фармацевтика һәм косметика продукциясе дөнья буенча җитештерелгән шундый ук продукция күләменең 7 % алып тора. Болар кечкенә сан түгел. Бер үк вакытта Ислам финанслары үсә. Ислам финанслары базары күләме 2 триллион долларга җитте. Ул үз эченә Ислам банкингын, иминиятләштерү системасын, пенсия фондын һәм башка Ислам фондларын ала.

– Россиядә хәләл индустриясе нинди юнәлешләрдә үсә соң?

– Хәләллек – ул беренче чиратта физик һәм рухи сәламәтлек. Шуңа күрә хәләл индустриясенең мөһим үсеш өлкәләре булып бүгенге көндә ризык җитештерүдән тыш, хәләл медицина хезмәтләре, хәләл мәгариф, Ислам культурасы һәм сәнгате, хәләл санаторийлар, хәләл туризм, хәләл кунакханәләр, хәләл җәмәгать туклану челтәрләре һ.б. тора. Хәләл медицинага шәригатькә нигезләнгән хезмәт күрсәтүләр, сертификацияләнгән хәләл дарулар, хәләл туклану, намаз бүлмәләренең булуы, шәригать нормаларына нигезләнгән медицина иминлеген тәэмин итүне страховкалау һ.б.  керә.

– Ә хәләл мәгариф нинди була ул?

– Хәләл мәгарифне өч өлешкә бүлеп карарга кирәк: эчтәлеге, инфраструктурасы һәм финанс инструментлары.

– Ислам мәдәнияте һәм сәнгате дә кызыксыну уятты: ул үз эченә бүген нинди юнәлешләрне бергә туплый соң?

– Ул түбәндәгеләрне берләштерә: Ислам дизайны һәм архитектурасы, сәнгатьнең күрсәтмә төрләре, Ислам мирасы, тамаша сәнгате, яңа цифр технологиясенә нигезләнгән сәнгать, мәгълүмат коммуникацияләре һәм спорт.

– Билгеле, хәләл индустриясен бары тик мөселман эшмәкәрләре генә үстерә ала. Аларның бизнесны алып бару үзенчәлекләре нинди?

– Ислам эшмәкәрлеге, клиентлар белән эшләү нигезендә хәләллек принципларын саклау тора. Шәригать нормаларына нигезләнгән намуслылык һәм үтәкүренмәлелек – Ислам маркетингының төп сыйфатлары. Эшмәкәрлек, сәүдә алдауга корылырга тиеш түгел. Ул шәригать нормаларына, этика һәм гомумкешелек кыйммәтләренә тәңгәл килергә тиеш. Хәләл маркетингы кулланучының теләгенә түгел, ә хаҗәтенә, хикмәткә нигезләнеп корыла.

– Татарстанда хәләл хезмәт күрсәтүчеләр һәм эш алып баручылар турында мәгълүматлар китерә алмассызмы?

– Үзебезнең Татарстаныбызга килгәндә, ул бүгенге көндә Рәсәй Федерациясендә иң күп хәләл тавык ите, продукция җитештерүче, бу юнәлештә  лидер булып тора. Үсеш һәр елны 10-15% тәшкил итә. Мәсәлән, хәләл тавык итен җитештерү 2004 елны 40 тонна булса, 2017 ел йомгаклары буенча ул 17 мең тонна тәшкил итте. Ягъни үсеш 374 тапкыр. Хәләл медицина хезмәте күрсәтү тормышка керә. Хәзер мөслимәләрнең бала тудыру өчен чит илләргә баруы кимеде. Ир балаларны сөннәткә утырту йоласын Балаларның Республика клиникасы уңышлы үзләштерде. Мондый хезмәт район шифаханәләрендә дә күрсәтелә. Татарстанны хәләл медицина хезмәте күрсәтү туризмы үзәгенә әйләндерү мөмкинлеге бар. Моның өчен мөселманнарга аерым гендер хезмәте күрсәтү, сертификацияләнгән хәләл ризык, дарулар куллануны кертү, намаз бүлмәләре булдыру, ритуал хезмәтләр күрсәтү таләп ителә. Бу таләпләр үтәлгәндә, Республика Россия төбәкләрен генә түгел, ә мөселман илләрен дә үзенә җәлеп итәчәк.

– Соңгы вакытта хәләл туризм турында сүз алып бара башладылар. Безнең республикабызның бу яктан мөмкинлекләре ничек?

– Татарстанда мөселман туризмын җәелдерү өчен дә бөтен шартлар бар. Мәсәлән, Болгар, Биләр җирләренә сәяхәт кылырга, Казан Кремле, башкаланың тарихи мәчетләре һәм музейлары белән якыннан танышырга була.  Гомумән, туризмны үстерү өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Әйтик, шул исәптән авыл туризмын да. Моның өчен Кама Тамагы, Арча районының Кырлай комплексын һәм башка мөмкинлекләрне файдалану кирәк. Алда аталган урыннарда хәләл рестораннар, хәләл кунакханәләр эшли, җәяүлеләр һәм атта йөрүчеләр өчен маршрутлар булдырылган, төрле киекләр, йорт хайваннары белән аралашу мөмкинлеге бар.

Йомгаклап шуны әйтергә була: бүгенге көндә хәләллекне тормышка кертү Республикабыз югарылыгында алып барыла, бу юнәлештәге халыкара чаралар  Президентыбыз Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә әзерләнә һәм уздырыла. Татарстанда хәләл яшәү буенча юл картасы төзелгән. Аның буенча һәр Министрлыкка конкрет бурычлар йөкләнгән. Мәсәлән, хәзерге вакытта май аенда “Рәсәй – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018” X Халыкара икътисади саммит кысаларында узачак RUSSIA HALAL EXPO Халыкара күргәзмәсенә әзерлек бара. Ул хәләллек юнәлешендә Республикабызда алып барыла торган эшчәнлек йомгакларын чагылдыручы зур бер форум булачак.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Аллаһы Раббыбыз хәләл яшәү рәвешен үстерүдә Үзенең ярдәменнән аермасын!

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*