tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәдрәсәләрендә “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән ачык дәресләр үткәрелә
Татарстан мәдрәсәләрендә “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән ачык дәресләр үткәрелә

Татарстан мәдрәсәләрендә “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән ачык дәресләр үткәрелә

Татарстан мөселман уку йортларында “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында ачык дәресләр үткәрелә. Остазлар шәкертләргә ялган дини идеяләрне пропагандалый торган экстремистик төркемнәрдән саклану чаралары турында лекцияләр сөйли.

Мисал өчен, шундый ачык дәрес кичә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә узды. Мәдрәсә мөгаллиме Рамил хәзрәт Бикбаев тыелган оешмаларның эшчәнлеген фаш итте, ялган мөселман агымнары һәм экстремистик әдәбиятның куркынычлыгы турында сөйләде.

Иң зур ачык лекция бүген Россия ислам институтында беренче курс студентларына оештырылды. Лекцияне КИУның дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, БИА доценты, “Исламда дини агымнар һәм төркемнәр” дәреслеге авторы Дамир (Сәет хәзрәт) Шаһавиев алып барды. Лекция темасы шулай ук радикализм һәм аның гуманизм, исламга каршы юнәлтелгән фикерләренә багышланды.

– Ислам турында аз гына булса да белемгә ия кеше шуны аңларга тиеш: экстремизм һәм дин – бер-берсенә капма-каршы төшенчәләр. Ислам – тынычлыкка, белемгә һәм үсешкә өнди торган дин, – дип ассызыклап узды Дамир хәзрәт.

11 сентябрь көнне ачык дәресләрне берьюлы өч дини уку йортында – Яр Чаллы, Әлмәт һәм Буа мәдрәсәләрендә үткәрү планлаштырыла. Урыссудагы «Фәнис» мәдрәсәсендә ачык дәрес 18 сентябрьдә, Кукмара һәм Мамадыш мәдрәсәләрендә 22 һәм 30 сентябрьдә узар дип көтелә. «Мөхәммадия»дә ачык дәресне әлеге уку йортының директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин алып барачак. Лекцияләрендә остазлар экстремизм һәм терроризм төшенчәләренә ачыклык кертәчәк, аларның куркыныч булуы һәм ислам кануннары белән каршылыгы турында сөйләячәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*