tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие халыкны Skype аша “кабул итте”
Татарстан мөфтие халыкны Skype аша “кабул итте”

Татарстан мөфтие халыкны Skype аша “кабул итте”

Шәгъбан аеның 14-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны онлайн режимда Skype-элемтә аша кабул итте. Дистанцион формат дин кардәшләребезгә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә килмичә, үзләренең тәкъдимнәре һәм сораулары белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирде. Нигездә аларны дини мәсьәләләр, өй шартларында җомга намазы уку тәртибе һәм алда торган Рамазан аеның нечкәлекләре кызыксындырды, шулай ук шәхси сораулар белән дә мөрәҗәгать итүчеләр булды.

Исегезгә төшерәбез, республика өммәте вәкилләре белән мөфти атна саен сишәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр шәхсән үзе очраша. Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелгәннән соң, дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен Камил хәзрәт халыкны кабул итү көнен читтән торып видеоконференция форматында үткәрә. Мөфти белән dumrt-kazan адресы буенча элемтәгә чыгарга мөмкин булачак. Игътибар: күрсәтелгән адрес буенча шалтыраткан вакытта абонент башка кулланучы белән әңгәмәдә булырга мөмкин, бу очракта шалтыратуны кабатларга киңәш итәбез.

Шәригать буенча сорауларга җавапларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» Сall-үзәге номерына: 8 800-222-76-67 яисә нәзарәтнең Ышаныч телефонына шалтыратып алырга була: (843) 50-50-700 яисә 7(939) 50-50-700.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*