tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие КФУда лекцияләр циклын башлый
Татарстан мөфтие КФУда лекцияләр циклын башлый

Татарстан мөфтие КФУда лекцияләр циклын башлый

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм Ислам мәгарифе үсеше буенча Ресурс үзәгендә “Исламика” лекториясе кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ислам интеллектуаль мирасы һәм Татарстан өммәте” темасына лекцияләр курсын ачып җибәрә. 2018 елның 16 мартында хәзрәтнең беренче чыгышы көтелә, ул “Имам Раббаниның рухи мирасы” турында сөйләячәк.

Лекцияләр ел дәвамында узачак һәм өч модульдән торачак: “Язма мирас, Коръән-Кәримне өйрәнү һәм бастыру тарихы”, “Әһле сөннәт вәл-җәмәгать өйрәтмәләре”, “Хәнәфи фикъһе”. Лекторий өчен темалар билгеләгәндә татар галимнәренең ислам дине фикере үсешенә керткән өлешенә зур игътибар биреләчәк.

Лекцияләр һәр җомгада 18.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55 адресы буенча КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бинасында узачак. Катнашу өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*