tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру барышы буенча киңәшмә үткәрде
Татарстан мөфтие “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру барышы буенча киңәшмә үткәрде

Татарстан мөфтие “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру барышы буенча киңәшмә үткәрде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казанда кызлар өчен “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә эшче төркем киңәшмәсе узды. Хәзрәткә Казан шәһәре “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Мозаффария” мәктәбе” гомуми белем бирүче шәхси оешмасы татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәбе” юридик теркәлү узуы турында белдерделәр, аның мәгариф эшчәнлеге концепциясен һәм Сара Садыйкова урамы, 6/22 бинасын капиталь төзекләндерү үткәрү планын тәкъдим иттеләр.

“Мозаффария, 1888 ел” мәдрәсәсе” дини максатта файдалану мәдәни объекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә 2017 елның сентябрендә бирелде. Моңа чаклы бу бинада сәламәтлекләре чикле балалар өчен Казанның 76 нчы мәктәбе урнашкан иде. Мәктәп балалары һәм педагогларга 2016 елда Казан шәһәре, Артельная урамы, 10 адресы буенча яңа бина бирелә. Әлеге милек МЗИО РТ №1106-р 17.05.2017ел карары белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырыла.

Киңәшмә барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук мәктәпкә укытучылар составын җыю, аның Попечительләр Советын туплау, укыту-методик ярдәмлекләр әзерләү, мәктәпне матди-техник яктан тәэмин итү буенча тәкъдимнәрне туплау бурычы куйды. Моңа кадәр мөфти хәзрәт Казанның православие гимназиясе эшчәнлеге белән танышкан иде, шулай ук эш сәфәре барышында Әлмәт мөхтәсибәтендә башлангыч мөселман мәктәбендә булды, ул үз ишекләрен яңа уку елыннан ачачак.

Киңәшмәнең икенче өлеше мәктәп бинасында узды, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге аның техник торышын карады.

“Мозаффария” мәктәбе Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән гражданнарның белем алуга хокукларын, укучыларның һәм аларның әти-әниләренең этномәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан тормышка ашырыла.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*