tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие: республика мәчетләрендә җомга вәгазьләрен фәкать татарча уку турында карар кабул ителергә мөмкин
Татарстан мөфтие: республика мәчетләрендә җомга вәгазьләрен фәкать татарча уку турында карар кабул ителергә мөмкин

Татарстан мөфтие: республика мәчетләрендә җомга вәгазьләрен фәкать татарча уку турында карар кабул ителергә мөмкин

Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен фәкать татарча уку турында карар кабул ителергә мөмкин.

Бу хакта мөселман яшьләренең II форумын ачу тантанасыннан соң, журналистларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

“Әлеге тәкъдим белән кайбер хәзрәтләребез чыкты. Мин дә бу фикерне хуплыйм, чөнки телебез юкка чыга бара. Динебезгә турыдан-туры карамаган, әмма аны саклый торган өч нәрсә бар, ул да булса – гореф-гадәт, тел һәм милли кием, дип әйтеп калдырган Шиһабетдин Мәрҗани. Шуңа күрә аларны сакларга кирәк”, – диде ул.

Мөфти билгеләп үткәнчә, бу карар татар телен аңламаган кешеләрне вәгазь тыңлау, белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә дигән сүз түгел. Рус телендә вәгазьне башка көннәрдә оештырырга була. Хәтта җомга да, әйтик, ахшам намазы алдыннан. Ләкин вәгазьләребез, гыйбадәтләребез, мәчеттә аралашу да татарча булса, яхшы булыр иде, диде ул.

“Казанда берничә мәчеттә генә русча сөйлиләр. Татар теленә өйрәнү авыр түгел. Өстәвенә, мәчетләр каршында рус телле якшәмбе курслары эшләп килә. Хәтта безнең Галиев мәчетендә дә дәресләр атнасына 6 тапкыр русча һәм нибары 1 мәртәбә татар телендә үткәрелә”, – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Шул ук вакытта ул җомга вәгазьләренең генә фәкать татар телендә алып барылачагын ассызыклады.

Карар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумында кабул ителергә мөмкин. Пленумның Корбан гаетенә кадәр уздырылачагы билгеле (Корбан гаете быел 12-14 сентябрьдә була).

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*