tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Төмән өлкәсе татарлары конгрессының башкарма комитет рәисе белән очрашты
Татарстан мөфтие Төмән өлкәсе татарлары конгрессының башкарма комитет рәисе белән очрашты

Татарстан мөфтие Төмән өлкәсе татарлары конгрессының башкарма комитет рәисе белән очрашты

17 мартта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Төмән өлкәсе татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе һәм өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Хәмзә улы Насыйров белән очрашты.

Ринат Хәмзә улы мөфтигә Төмәндә яшәүче мөселманнар хакында сөйләде. Шулай ук ул Камил хәзрәтне  өлкәнең  татар конгрессы, мөселман эшкуарлары эшчәнлеге белән таныштырды.

Камил хәзрәт, үз чиратында,  Татарстан һәм Төмән төбәгендә  яшәүче мөселманнар арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү, милләттәшләребез белән элемтәләрне ныгыту мөһимлеген ассызыклады.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*