tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтиенең мәчетләр ачылу уңаеннан республика өммәтенә һәм имамнарга мөрәҗәгате
Татарстан мөфтиенең мәчетләр ачылу уңаеннан республика өммәтенә һәм имамнарга мөрәҗәгате

Татарстан мөфтиенең мәчетләр ачылу уңаеннан республика өммәтенә һәм имамнарга мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм җәмәгать!

Газиз дин кардәшләрем! Кадерле хәзрәтләр!

Әлхәмдүллиләһ, бүгенге яңа көнне куанычлы хәбәр белән башлап җибәрдек — иртәгәдән Татарстандагы мәчетләр мөселманнарны җомга намазына ачык ишекләр белән каршы алырга әзер булачак. Сагынып көтеп алынган хәбәр бу!

Татарстан мөселманнары, ниһаять, дин кардәшләре белән бергә, хөрмәтле имамнарыбызга ияреп, карашларын нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәте өчен бертавыштан мәдхияләрен ирештерә алачак.

Коръәндә әйтелә:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اسْتَعِينُوا بِالصَّبْرِ وَالصَّلَاةِ إِنَّ اللَّهَ مَعَ الصَّابِرِينَ

Мәгънәсе: «И, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша (Аллаһы Тәгаләдән) ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән» («әл-Бәкара» сүрәсе, 153 аять). Һичшиксез, Раббыбызга безнең сабырлыкларны кабул итеп, шушы бәһасез мөмкинлекне кайтарганы өчен шөкер кылу мәслихәттер. Шул ук вакытта мәчетләрнең ачылуы – ул Татарстан җитәкчелегенең акыллы карарлары, хәзрәтләребезнең пандемия чорында намус һәм җаваплылык белән кылган хезмәте, мөселманнарның килеп туган вәзгыятькә һәм Диния Нәзарәтенең мәчетләрдәге чикләүләрен аңлап кабул итүе нәтиҗәсе дә. Әмма пандемия бүгенге көндә безнең арада кала бирә, шуңа күрә мәчетләр ачылса да, аларда җәмәгать намазларын уку әлегә берничә шарт белән башкарылырга тиеш. Аллаһ йортлары чир тарату урыннарына әйләнмәсен өчен, ул шартларны үтәү һәрберебез өчен мәҗбүри. Рәхим итеп, сездән аларга бөтен җитдилек һәм җаваплылык белән якын килүегезне үтенәм: мәчеткә бары тик битлек һәм перчатка киеп, шәхси намазлыклар белән килергә тиешлекне, намаз вакытында социаль аралыкны сакларга кирәклекне исегездән чыгармагыз! Кызганыч ки, мәчетләрдә әлегә берьюлы 100-дән артык кеше җыелу тыелган, ләкин дистанцияне саклаган килеш намазны мәчет яны территориясендә укырга мөмкинлек бар. Моннан тыш, без иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән өлкән булган дин кардәшләргә мәчет һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга тәкъдим итәбез.

Мөхтәрәм хәзрәтләр! Шушы чараларны үтәүгә, якынлашып килүче җомга намазын күркәм итеп оештыруга бөтен көчегезне куюыгызны сорыйм. Сез исә, газиз дин кардәшләрем, әлеге кагыйдәләрне бозмассыз һәм имамнар алдында җомга намазларын уздыру өчен куелган таләпләргә дә аңлап карарсыз дигән өметтә калам. Аллаһка тапшырдык, мөхтәрәм җәмәгать!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*