tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтиенең Җиңү көне уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан мөфтиенең Җиңү көне уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан мөфтиенең Җиңү көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Хөрмәтле ветераннар!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Җиңү көне белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм! 9 Май – Россиянең чын мәгънәсендә халык бәйрәме. Бу әһәмиятле датаны барлык милләт һәм дин вәкилләре, төрле иҗтимагый оешма һәм сәяси хәрәкәт әгъзалары, байлар һәм ярлылар, яшьләр һәм өлкәннәр билгеләп үтә.

Кешелек тарихындагы иң зур һәм канкойгыч әлеге фаҗигадән безне бүген 75 ел вакыт аерып торса да, хәтердән бу коточкыч еллар сызып ташланмас. Ватаныбызның ирегенә ябырылган рәхимсез фашист оккупантларына каршы илебезнең күпмилләтле халкы дүрт ел дәвам иткән дәһшәтле сугышта аяусыз көрәшә. Җиңүгә чиксез зур югалтулар исәбенә ирешелә – сугыш 12 миллионга якын кешенең гомерен алып китә. Ул илебездәге һәр гаиләнең йөрәгендә тирән яра калдырган.

1941 елда дошман безнең җиргә аяк баскач, илебезнең Диния нәзарәте дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать белән чыга. Коръән-Кәримнән “Әл-Бәкара” сүрәсенең 190 аятен: “ Сезгә каршы сугышкан кешеләр белән Аллаһ юлында сугышыгыз, әмма чиктән ашмагыз, чөнки, һичшиксез, Аллаһ чиктән ашканнарны сөйми!” һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ «Туган илне ярату, аны яклау – ул дини бурыч» дигән хәдисен китереп, илебез мөселманнары җитәкчеләре дин кардәшләребезне Ватаныбызны, бөтен кешелек һәм мөселман дөньясын фашистлардан азат итү өчен, сугыш кырларында көрәшергә чакыралар. Әлеге мөрәҗәгатьтә болай дип тә әйтелә: «Дошманнан тизрәк котылуны, бөтен кешелек һәм мөселман дөньясын адәм балаларын күрәлмаучылар төркеменнән, ягъни фашистлардан азат итүен сорап Бөек һәм Рәхимле Раббыбызга догалар кылыгыз”.

Мөселманнар бу чакыруны чын күңелдән кабул итеп ала. Диннәре, милләтләре һәм дөньяга карашлары төрле булган ватандашларыбыз белән бергә иңгә-иңне терәп, тормышларын аямыйча, бабаларыбыз туып-үскән нигезләрен, гаиләләрен һәм сезнең белән безнең киләчәгебезне яклый; бер мизгелгә дә тик тормыйча, ачлы-туклы хәлдә, йокы күрмичә хезмәт тылында алар Җиңү көнен якынайта. Алай гына да түгел, Диния нәзарәте мәчетләрендә дин кардәшләребез махсус танк колоннасы төзү өчен акча җыйган.

Бүгенге көндә Аллаһының рәхмәте һәм бабаларыбызның тырышлыклары белән, безнең күкләребез имин һәм тыныч. Әлеге олуг нигъмәт өчен без бүген Бөек Раббыбызга һәм ветераннарга булган рәхмәт хисләребезне җиткерер өчен нинди генә сүзләр әйтсәк тә әз булыр шикелле. Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның күрсәткән батырлыгы – үлемсез! Сугыш каһарманнары һәм тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан, хөрмәт һәм ихлас догаларабыз!

Мөхтәрәм мөселман дин кардәшләрем! Хөрмәтле ветераннар! Барыгызны да Җиңү көне белән котлыйм һәм Аллаһыдан Ватаныбызга, балаларыбызга һәм оныкларыбызга сугыш дәһшәтләре күрсәтмәвен, ә ветераннарыбызны Үзенең киң рәхмәте белән бүләкләвен сорыйм. Аларга ныклы сәламәтлек телим. Раббыбыз тынычлыктан аермасын, халыклар һәм дәүләтләр арасында үзара ихтирамлылыкны ныгытсын, һәрбер йортка һәм гаиләгә тынычлык иңдерсен. Әмин.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*