tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте Австралиядән килгән кунакларга экскурсия оештырды
Татарстан мөфтияте Австралиядән килгән кунакларга экскурсия оештырды

Татарстан мөфтияте Австралиядән килгән кунакларга экскурсия оештырды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Австралиядән килгән кунакларга Казан мәчетләре буйлап экскурсия оештырды. Австралия делегациясе беренче көнне Кол Шәрифтә булдылар. Икенче көнне исә башкаланың борынгы һәм яңа мәчетләрен карадылар.

Экскурсия Нурулла мәчетеннән башланды, аннары Каюм Насыйри урамы буйлап дәвам итте. Биредәге тарихи Мәрҗани һәм Апанай мәчетләре һәм төзекләндерелгән урам кунакларда соклану хисләре уятты.

Кунаклар шулай ук “Ярдәм”, “Иман нуры” кебек яңа, заманча иман йортларында булып, биредә алып барылган дини, социаль эшләр белән таныштылар. Мөфти урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов тернәкләндерү үзәгенә төрле төбәкләрдән килүләре хакында сөйләде. Нагорный бистәсендә урнашкан “Иман нуры” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт имам эшчәнлеге хакында сөйләде. Никах мәҗлесләре уздырыла торган бүлмәдә кунаклар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде.

Экскурсиягә килгән Австралия кунаклары чит илләрдә яшәсәләр дә телебезне һәм милли-дини гореф-гадәтләребезне саклап яшиләр. Намаз укыйлар, дини бәйрәмнәр уздыралар. Шуңа күрә дә экскурсия дә татар телендә барды.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*