tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтиятендә иске татар имлясына багышланган сөйләшү булды
Татарстан мөфтиятендә иске татар имлясына багышланган сөйләшү булды

Татарстан мөфтиятендә иске татар имлясына багышланган сөйләшү булды

Татарстан мөфтиятендә “Татар дин галимнәре” елы уңаеннан чираттагы чара булып узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән иске имляга багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Аерым алганда, сүз иске имляда уртак кагыйдәләр булдыру турында барды. Әлеге чарада ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, экс-мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Голәмәләр шурасы әгъзалары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Равил хәзрәт Бикбаев, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәт хәзрәт Сабиров, әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре, тел галимнәре катнашты.

Сөйләшү барышында катнашучылар иске татар телендә укый белерлек шәкертләр әзерләү, алар өчен кирәкле уку-укыту методикасын камилләштерү әһәмияте һәм бу эшне эзлекле рәвештә алып барырга кирәклеге турында белдерделәр. Марсель Әхмәтҗанов фикеренчә, укучыларны гади программалар белән җәлеп итәргә һәм бу эштә электән килгән хезмәтләргә таяну кирәк. Иске имляда махсус сүзлек булдыру да бу юнәлештә алга китәргә этәргеч булыр иде. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре дә Диния нәзарәтенең башлангычларына теләктәшлек белдереп, бу өлкәне тирәнтен өйрәнүдә фәнни кадрлар белән тәэмин итә алуы турында әйттеләр.

Халыкта иске имляны өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, татар дин галимнәренең хезмәтләрен күпләп бастыру, ТР МДН мәгълүмати-белем ресурслары аша иске имля буенча дәресләр биреп бару һәм уртак грамматик кагыйдәләрне  туплаган китап булдыру мәсьәләләре шулай ук үзәктә торды.

Түгәрәк өстәл ахырында махсус эшче төркем төзелде. Алар иске имляның барлык кагыйдәләрен тәртипкә салып, бердәм стандарт булдыру белән шөгыльләнәчәк. Эшче төркем беренче нәтиҗәләрен бер айдан соң тәкъдим итәр дип көтелә.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*