tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан өчен хаҗ кылуга квота узган ел дәрәҗәсендә сакланып калды
Татарстан өчен хаҗ кылуга квота узган ел дәрәҗәсендә сакланып калды

Татарстан өчен хаҗ кылуга квота узган ел дәрәҗәсендә сакланып калды

Уфада хаҗ буенча Советның эш киңәшмәсе узды. Аны РФ Федераль Җыен Федерациясе Советы Рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәтенең дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча Комиссиянең хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умаханов үткәрде. Утырыш 2020-нче елда хаҗ кылуны оештыру мәсьәләләренә багышланды. Аның эшендә Россия төбәкләре мөселманнарының диния нәзарәтләре башлыклары, рәсми хаҗ операторлары җитәкчеләре, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Татарстанның рәсми хаҗ операторы – “ДУМ РТ Хаҗ” генераль директоры Ранис Вахитов та бар иде.

Киңәшмә барышында катнашучыларга 2020-нче елда Россия мөселманнарына хаҗ кылу өчен 25 000 мең урынлык квота бүлеп бирелгәне хакында хәбәр ителде. Җыелыш нәтиҗәләре буенча, Татарстан өчен квота узган ел дәрәҗәсендә сакланып калды, ягъни ул 1800 урынны тәшкил итә. Урыннар тула барган саен квота арттырылырга мөмкин. 2020-нче елда хаҗ сезоны 24-нче майда башланачак һәм 4-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук Совет утырышында хаҗ-операторлар эшчәнлегенә мөфтиятләр тарафыннан контрольне көчәйтү һәм алар тарафыннан Согуд Гарәбстаны алдындагы барлык финанс бурычларын үтәү, шулай ук халыкка намуссыз хезмәт күрсәтүне булдырмау өчен хокук саклау органнарын җәлеп итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Яңалыклардан шулай ук Согуб Гарәбстаны тарафыннан 300 реал күләмендә виза өчен һәм 100 реал күләмендә иминият взнослары кертелүне дә әйтеп үтәргә кирәк. Шул ук вакытта Согуд Гарәбстаны кабат хаҗга барган өчен 2000 реал акча алуны гамәлдән чыгарды. Транспорт хезмәтләре өчен түләү күләме узган ел дәрәҗәсендә калды, шул ук вакытта хезмәт күрсәтүнең яңа ирекле төре кертелде: хаҗиның багажын аэропорттан кунакхнәгә илтү.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*