tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истәлекле һәм мөкатдәс көн
Истәлекле һәм мөкатдәс көн

Истәлекле һәм мөкатдәс көн

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне истәлекле һәм мөкатдәс көн – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән тәбриклим.

Унбер гасыр элек Болгар дәүләте бөек мөселман цивилизациясенең аерылмас өлеше итеп танылды. Шул вакыт эчендә игелекле җирлеккә төшкән  иман бөртекләре, шытып, бай рухи җимешләр китерделәр.

Болгарларның ислам динен кабул итүе халкыбызның һәм аның дәүләтчелегенең үсешен билгеләде. Хәнәфи мәзһәбе таралу фәнни белемнәр артуда, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, ил эчендәге һәм халыкара бәйләнешләр ныгуда мөһим роль уйнады. Болгар дин белгечләре калдырган бай мирас күренекле татар мәгърифәтчеләре хезмәтләрендә чагылыш тапты.

Нәкъ менә бүген – 2016 нчы елның 21нче маенда – ата-бабаларыбыз ислам динен рәсми кабул иткән җирдә фән, мәгърифәт һәм аң-белем таратучы алдынгы үзәк – Болгар ислам академиясенә беренче нигез ташы салу тирән символик мәгънәгә ия. Ул диндар халкыбызның рухи яңарышка, хак белем һәм дини хәзинәләрне таратуга омтылышын чагылдыра. Әлеге уку йортын булдыру ниятен Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Академия төзелеше Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру белән бер үк вакытта барачак. Бу республика сайлаган курс эчкерсезлегенең тагын бер билгесе.

Быелгы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне зур һәм матур вакыйгаларга бай булыр дип ышанам.

Барыгызга да исәнлек, тынычлык, мул-имин тормыш телим. Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатеннән аермасын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*