tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда “Чиста мәчет” акциясе дәвам итә
Татарстанда “Чиста мәчет” акциясе дәвам итә

Татарстанда “Чиста мәчет” акциясе дәвам итә

Барлык мөселманнар өчен Изге Рамазан ае башланырга 25 көн калып бара. Әлеге мөбәрак айга аяк басар алдыннан, Татарстанда “Чиста мәчет” акциясе көннән-көн киңрәк колач ала. Әлеге башлангычның төп максаты – республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләрен башкару.

Акция кысаларында Татарстан мөфтияте волонтерлары Лаеш районы Усад авылының “Ихлас”, Казанның Борисоглебск бистәсендә урнашкан “Өмет” мәчетләрендә өмә оештырды. Киләсе якшәмбе, ягъни 14 апрель көнне 09.00дә, яшь активистлар башкаланың Киров районы “Рамазан” мәчетен (Казан ш., Окольная ур., 25 Б йорт, Горький шоссесы тукталышы) тәртипкә китерәчәк. Гыйбадәт йортының тәрәзләрен, диварларын, идәннәрен юу, шулай ук мәчет янындагы территорияне чүп-чардан арындыру планлаштырыла. Егет-кызлар бу эшне Аллаһ ризалыгы өчен башкара һәм Аның олы рәхмәтенә ирешергә омтыла. Әлеге саваплы эштә катнашырга теләүчеләр сылтама буенча теркәлү уза ала.

Искәртеп үтик: “Чиста мәчет” акциясе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә акциягә йөзләп яшь мөселман-волонтер җәлеп ителде, алар әлеге хәйрия чарасы кысаларында Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре алдыннан дистәдән артык мәчетне җыештырды.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: “Минем өммәтемә шундый саваплар күрсәтелде ки, алар арасында хәтта мәчеттән алып чыккан тузан бөртеге өчен дә савап бар иде” (Тирмизи).

Аллаһы Тәгалә игелекле гамәлләрне кабуллардан кылсын!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*