tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Мәүлид ае ничек үтте? Меңнәрчә мөселманнар бергә җыелды, гомрәгә юллама бирелде, фильм төшерделәр
Татарстанда Мәүлид ае ничек үтте? Меңнәрчә мөселманнар бергә җыелды, гомрәгә юллама бирелде, фильм төшерделәр

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺ туган көне билгеләп үтелүче Рабигыль-әүвәл (Мәүлид) ае төгәлләнде. Бу ай дәвамында Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә дә төрле форматтагы чаралар узды. Дин кардәшләребез Коръән-Кәрим аятьләре һәм вәгазьләр укыган, мөнәҗәтләр башкарган һәм салаватлар әйтелгән, пәйгамбәрлек эшчәнлеге һәм аның тормыш юлы бәян кылынган традицион Мәүлид кичәләреннән тыш, мөхтәсибәтләр барлык теләүчеләрне фильмнар карарга, конкурсларда һәм викториналарда катнашырга, лекцияләр тыңларга чакырды. Әлеге чараларда балалар һәм яшүсмерләр дә бик теләп катнашты. Шунысы игътибарга лаек, дин кардәшләребез Мәүлид уңаеннан мәчет һәм мәдрәсәләргә генә түгел, район мәдәният йортларына да җыелды.

Кичәдә катнашучылар саны буенча Саба, Спас һәм Буа мөхтәсибәтләре әйдәп баручылар булды – алар биш йөзгә якын дин кардәшебезне җыйды. Мәүлидкә багышланган барлык чараларда республикабыз буенча 10 меңгә якын мөселман катнашты.

Мәүлид кичәсе аеруча Болгарда бик матур үтте, анда республикакүләм Мәүлид уздырылды, шулай ук Әлмәт Җәмигъ мәчетендә бар районнан 200 кеше катнашында Мөхәммәд Пәйгамбәргә ﷺ карата булган яратуны презентация ярдәмендә иң яхшы итеп белдерүгә багышланган конкурс узды. Бәйгедә җиңүче гомрәгә юллама алды!

Аллаһы Илчесе ﷺ туган көненә багышланган чараларга традицион “КиноМәүлид” театраль-кинематография проекты йомгак ясаячак, аның кысаларында 12 декабрьдә “Ривьера” күңел ачу комплексында (“Эрмитаж” концерт холлы) “Плацебо” фильмының күптән көтелгән премьерасы узачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*