tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның иң кечкенә мәчетләренең берсендә ифтарга 50 мөселман җыелды
Татарстанның иң кечкенә мәчетләренең берсендә ифтарга 50 мөселман җыелды

Татарстанның иң кечкенә мәчетләренең берсендә ифтарга 50 мөселман җыелды

Рамазан ае башлану белән Мәскәү татарлары “Штабы” Әгерҗе районы Кызыл Бор авылындагы “Сәҗдә” мәчетендә ифтар оештырды. “Штаб” ярдәме белән төзелгән мәчеттә 50 мөселман авыз ачты.

Кызыл Бордагы ифтар авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әйләнгән. Ифтарда шулай ук күрше-тирә авыллардан да кунаклар килгән. Кунаклар намаз укып, вәгазь тыңлап кына калмыйча, төбәктә дин үсеше турында да фикер алышкан.

Ифтарны оештыручы Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалеев иң беренче чиратта кунакларны Рамазан ае белән тәбрикләп, Гает бәйрәмнәрен рухи яктан чистарынып каршы алырга чакырган. Шулай ук Мәскәү кунагы авыл халкын башкалада оештырылачак зур ифтарлар, дини чаралар белән таныштырган. Төбәктә динне җәелдерү өчен яшьләр өчен дин курслары ачарга, “Беренче намаз” акцияләре уздырырга чакырган.

Кызыл Бор авылындагы мәчет Мәскәү татарлары “Штабы” ярдәмендә төзелде һәм 2017 елда үз эшен башлап җибәрде.

Пресс-служба «Штаба» татар Москвы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*