tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәрбия догадан башлана
Тәрбия догадан башлана

Тәрбия догадан башлана

Cоңгы вакытларда татар милләтен сак­лау һәм үстерү стратегиясенә кагылышлы бик күп тәкъдимнәр әйтелә. Аерым алганда, дин әһелләребездән, бу мөһим документта ислам диненең әһәмияте искә алынмый, дигән җитди дәгъвалар булды. Шул уңайдан Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәи­се Айрат Әюповка мөрәҗә­гать итеп, фикерләрен белештек.

– Миңа калса, эшләнә торган стратегиядә ислам ди­ненең халкыбыз яшә­е­шендә тоткан, тотарга тиешле урыны исәпкә алынмаган диярлек. Динебезне һәм телебезне саклап калу юнә­лешендә мин 36 район­ның дин әһел­ләре белән оч­ра­шып сөй­ләштем. Сөй­ләшү, фикер алышуларда районна­р­ның мәга­риф, сәламәтлек саклау бүле­ге җитәкчеләре дә катнашты. Урыннарда күп­ләрнең мондый хәлгә – ислам диненә игътибар булмауга эчләре поша икән. Татар халкын динсез күз алдына китерү мөмкин түгел. Телебезне саклау да дингә турыдан-туры бәйле. Кытай, Финляндия, Австралия булсын – милләт­тәшләребез туган телебездә сөйләшә, динебезне туган телдә тота. Динебез, телебез югала икән, милләтебез, дәүләтче­леге­без дә бетәчәк. Ак кәгазьгә кара белән язылган шикелле хакыйкать бу. “Диндә өч нәрсә юк. Әмма болар – милли тел, милли гореф, милли кием динне саклый”, – дип Шиһабетдин хәзрәт Мәр­җани дә моны әйтеп, ис­кәр­теп калдырган.

Аксакаллар шурасы президиумы утырышында стра­тегиянең рухи бергәлек бү­легенә, җәлеп ителгән җәм­гыяви институтлар исемле­генә без кичекмәстән Татарстан Диния нәзарәтен кер­тергә, ягъни татар халкы үсешендә ислам диненең хәлиткеч ролен күрсәтергә тәкъдим иттек.

Тәгаен алганда, без хас­таханәләрдә һәм вузларда намаз уку бүлмәләре булдыруны зарури эш дип исәп­либез. Бу юнәлештә, Аллага шөкер, өч ел эшлибез инде. Әйтик, ике ел элек Сәла­мәт­лек саклау министрлыгы бе­лән бик күркәм килешү тө­зедек. Анда һәрбер хаста­ханәдә намаз бүлмәсе булдыру кирәклеге әйтелде. Татар хатын-кыз­ларын мөсел­ман табиблары карасын иде, ди­гән теләк җит­ке­рел­де. Бүген, Аллага шөкер, район хас­таханәләренең 75 процентында намаз бүл­мә­ләре бар. Дөрес, Казанның күпче­лек хастаханәсендә бу мәсь­әлә уңай хәл ителде дип әйтеп булмый әле. Кайбе­рәү­ләр, гыйбадәт бүлмәсе уртак булса да ярый инде, ди. Миңа калса, бик үк дөрес булмас бу. Безгә килеп җит­кән хә­дис­ләрдә Пәйгам­бә­ребез­нең: “Әгәр мин шулай эшлә­сәм, башка мөселман­нар да чир­кәүгә кереп намаз укый башлар”, – дип әйткәне мәгъ­лүм. Правослау күр­шеләр­нең гыйба­дәтха­нәлә­рендә барыбер үз символлары, иконалары булмыйча калмый. Гадәттә намаз уку өчен бүлмә булдырылган урыннарда правослау күр­шеләр өчен дә бүлмә ясала.

Югары уку йортларында да мондый ихтыяҗ бар. Әле күптән түгел генә безгә КФУда укый торган чит ил мө­селман студентлары мөрә­җәгать итте. Алар намазны Колшәриф мәчетенә барып укый икән. “Университетта намаз уку бүлмәсе ачылса, шактый вакытыбыз янга калыр иде”, – ди алар. Бездә мөселман чит ил студентлары шактый күп бит. Үзебез­нең студентлар арасында да намазлы яшьләр аз түгел. Аннан килеп, КФУда гына түгел, башка вузларда да мондый проблема бар.

Башкалабызда Казан ханлыгы вакытыннан калган истәлекле урыннарны бил­геләп кую эшен дә туктатканыбыз юк. Мәгълүм булганча, Архиерей дачалары ди­гән урын Казан ханнарының җәй­ге резиденциясе, ял уры­ны буларак билгеле. Ни­ят­лә­ре­без зурдан. Анда агачтан булса да Сөембикә-хан­би­кәнең резиденциясен салып куярга, янәшәсендә дус­танә илләр­нең җәйге илчелек бинасы кебек йортларын корып куярга иде. Татарстан халыклары Дуслык йортында теркәлгән байтак кына мил­ләтләр анда үз вә­кил­лек­ләрен гәүдәлән­де­рүче йорт салып куярга хәл­лә­реннән килгән­леген җит­керде.

Республикабызда 3500­дән артык зират булып (шуларның 2900е – татар каберлеге), шактыеның торышы яхшыртуны сорый иде. Аларның бөтенесе дә диярлек чистартылды, төзеклән­дерелде. Хәзер елына ике мәртәбә – язын – 9 Май, көзен Хәтер көне алдыннан кабер­лекләрне чистартырга иде дип, муниципаль ха­ки­миятләр һәм мөхтә­си­бәтләр алдында бурыч куйдык. Бу уңайдан, зират коймаларын алыштырганы, юллар салганы, зират йортлары корып куйганы өчен, Ютазы, Кукмара, Чистай, Мамадыш, Мөс­лим районнары хаки­мият­лә­ренә рәхмә­темне җит­керә­сем килә.

Мәчетләр каршындагы алты айлык татар теле курслары туган телебезне өй­рәнергә, тагын да яхшырак үзләштерергә теләгәннәр өчен уңышлы алым булды. Бу гына аз дип, мөфтияттә милли мәгарифебезне сак­лап калу һәм үстерү өчен җирлекләрдә татар-мө­сел­ман мәктәпләре ачу муафыйк булыр дигән нәтиҗәгә килдек. Былтыр Әлмәттә татар-мөселман мәктәбе ачу – беренче үрнәк. Шәт, башка районнар да бу үрнәккә иярер. Тәгаен алганда, Кама Тамагы районында мондый ният бар инде. Балтач райо­нының Бөрбаш авылында ир балалар өчен пансионат булдырулары да – кызыклы тәҗ­рибә. Анда җыел­ган малайлар көндез гадәти мәк­тәптә укыса, кичен аларга мөсел­манча ру­хи-әхлакый тәрбия би­релә.

Сарманда, Буада мө­селман балалар бакчасы салына. Буадагысы дүрт катлы булып, быел сафка басар дип өметләнәбез. Анда, гомумән, дини гыйлем бирү бик яхшы куелган: укучы балалар төш­тән соң мәдрәсәгә килеп сабак тыңлый. Түбән Камада, Әлмәттә дә төштән соң мәд­рәсәгә килеп дини гыйлем алучы мәктәп балалары шактый күп. Әлбәттә, һәр район үзәгендә бер генә булса да татар балалар бакчасы булырга тиеш. Республикабызда җиде йөзләп балалар бакчасы бар. Шактыеның исеме татарча булса да, нигездә аларда тәрбия эше урысча алып барыла. Тәрбия эше туган телдә булырга тиеш бит.

Менә Нурлат, Спас кебек район үзәкләрендә бер татар мәктәбе дә юк. Бик сәер хәл бу. Динебез тарала башлаган төбәктә – Болгарда татар мәктәбе ачылмауны берничек тә аңлап булмый. Республикабызда 42 татар гимназиясе бар дип санала. Хәзер аларның күбесендә, бердәм дәүләт имтиханына әзер­ләнәсе бар дип, югары сыйныфларда укытуны урыс­чага күчереп бетер­деләр. Элек­кечә сынау алуны мәктәп­ләрнең үзләренә тапшырып булмый икән, имтиханнарны туган телдә бирдерүгә ире­шергә кирәк. Әлбәттә, татар баласының, урта мәктәпне тәмамлап чык­кач, вузда да туган те­лендә белем алу мөмкинлеге булырга тиеш. Егерме беренче гасыр башында Казан вузларының күпчелегендә татар төркем­нәре ачылып, татарча укыта башлаганнар иде инде. Мондый мөм­кин­лекне һәр югары уку йортында, һәр факультетта булдырырга кирәк. Бу фи­кер­ләр, һич­шиксез, татар стра­те­гиясен­дә урын алырга тиеш, – дип сөйләде ул безгә.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*