tatruen
Баш бит / Слайдер / Томск өлкәсенең татар авылы имамы татар телен мәчет кенә саклаячак дигән фикердә
Томск өлкәсенең татар авылы имамы татар телен мәчет кенә саклаячак дигән фикердә

Томск өлкәсенең татар авылы имамы татар телен мәчет кенә саклаячак дигән фикердә

Томск шәһәре белән Абытай авылы арасы 10-15 чакрым гына. “Авылда татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар татарча сөйләшми, татар теле юкка чыгып бара, татарча сөйләшә торган җир булып мәчет кенә кала”, – дип сөйләде Абытай авылы имамы Шамил хәзрәт Нигъмәтов “Татар-информ”га.

Абытай мәчете авылның татар милли һәм рухи үзәге ролен башкара. Килгән кунаклар да беренче булып яңа мәчеткә керә. Бу атнада Россиянең төрле төбәкләреннән бер төркем тарихчылар килеп китте. Алар 12-13 сентябрьдә Томскида уза торган Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнаша. Барлыгы – 200гә якын кеше.

Авылда элек тә мәчет булган, тик советлар заманында тартып алынган. Яңасы 2012 елда ачылган. “Халык көче белән салынды, элеккеге совхоз директоры Рәшит Əминов нык ярдәм итте”, – дип сөйләвен дәвам итте хәзрәт. 72 яшьлек Шамил абый яңа мәчет салынганчы ук авылдашлары өчен имам ролен башкара торган булган.
“Мин шушы авылныкы. Əти-әнием укытучылар иде. Геология техникумын тәмамладым, төрле эшләрдә эшләдем, шулай ук – совхозда да. Үзлегемнән динне өйрәнә башладым, аннары халык мине имам итеп сайлады”, – ди хәзрәт.

Авылга XVII гасыр башында чат татарлары нигез салган. (Чат татарлары – себер татарларының Томск һәм Новосибирск өлкәләрендә борынгыдан яшәүче этнографик төркеме). XIX гасыр урталарында бу җирләргә руслар да килеп урнаша. Авылның русча исеме – Черная Речка. Бүген биредә, китәселәре киткәннән соң, меңнән артык кеше яши. Татарлар гына түгел, бүтән милләтләр дә күп.

“Мин мәктәптә укыганда татар теле дәресләре бар иде. Хәзер бернәрсә юк. Факультативка калдырылса, булмый инде ул. Мәктәптә татар теле дәресләре укытылмый, бернинди татар “түгәрәкләр”е дә эшләп китә алмый. Мин мәктәп эшенә кысыла алмыйм, мөмкин булганча шушы мәчет кысаларында эшләргә тырышам”, – ди Шамил абый.

Хәзрәт дини бәйрәмнәрне, никах уку, балага исем кушу йолаларын, Коръән ашларын татар телендә үткәреп бара. Җомгага 15ләп кеше җыела. Шулай да аның иң борчылганы – оныкларын татарча сөйләштерә алмый. Алар – өчәү. “Томск шәһәрендә яшәүче балаларга кызыгам. Алар телне белә, чөнки анда Татар мәдәни үзәге эшли”, – дип йомгаклады сүзен авыл хәзрәте.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*