tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тормышчан мәсьәләләр каралды
Тормышчан мәсьәләләр каралды

Тормышчан мәсьәләләр каралды

26 февральдә Киров өлкәсендәге Малмыж шәһәренә терәлеп торган Пахотный авылы мәчетендә Киров өлкәсе мөселманнарының съезды булды. Җыенда Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин, Киров өлкәсенең эчке сәясәт министры урынбасары
Р.Ю.Зяблых һәм алдынгы консультанты С.Н.Малышев, Малмыж районы хакимияте
вәкиле И.Х.Әхмәдуллин, Малмыж районы Һәм Нократ Аланы районнары
мәчетләренең имамнары, Киров шәһәре мәчете имамы Нурислам хәзрәт
катнаштылар.

Татар дәрәҗәсен төшермик
Зөфәр хәзрәт үз чыгышында: “Үз арабыздан сайлап куйган имамнарыбызны
хөрмәт итәргә, алар өстеннән тикшереп йөреп, шикаять язып, имза җыеп
йөрү – эш түгел”, – дип, мәхәлләләрдә тәртип сакларга чакырды. Ул шулай
ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез дип, киләчәккә безнең
максатыбыз – сугышлар булдыр- маска, дөньяда тынычлык сакласак, бу
безнең тагын да зур җиңүебез була”, – диде. – Илебез, милләтебез алдында
тагын бер зур эш тора – халык санын алу. Хәзер татарны ничәгә генә
бүлмиләр: мишәр, болгар, керәшен, себер татары… Ләкин без барыбыз да
татар һәм татар булып язылыйк. Бу мәсьәләне дә халыкка аңлатырга кирәк.
Без мескен түгел, дөнья тота торган халык, шул дәрәҗәдән төшмик.
– Быел тагын бер зур вакыйганы билгеләп үтәбез – Татарстан автоном
республикасының оешуының 100 еллыгын. Бу да безнең бабаларыбызның җиңүе.

Куркынычсызлык паспорты
Имамнар җыенында дәүләт вәкилләренең дә катнашуының сәбәбе – Россия
Федерациясенең 2019 елның 5 сентябрендә 1165нче номер астында чыккан
карар белән таныштыру. “Дини оешмалар җирлегендәге объектларны
террористлардан саклау таләпләрен тәгаенләү һәм дини оешмалар
җирлегендәге объектларның куркынычсызлыгы формалары” дип аталган карарда
әйтелгәнчә, барлык дини оешмалар күзәтү узып, куркынычсызлык паспорты
алырга тиеш булулары турында аңлатып сөйли министр урынбасары Роман
Юрьевич.

Дини оешмаларның объектлары булып мәчетләр тора. Һәм алар эчендә
күпмедер кеше гыйбадәт кыла. “Эчке эшләр сәясәте министрлыгы кушуы
буенча безгә, вәкаләтле органнарга, имамнар белән бергә мәчетләрне карап
чыгып, куркынычсызлык паспортлары төзергә кирәк. Бу эшне без план
тәртибендә, мөмкин кадәр тиз эшләргә тиеш булабыз”, – ди министр
урынбасары.

Куркынычсызлык паспорты төзү өчен объектлар өч төрле категориягә
бүленәләр: террорчылар җинаятендә 1000нән артыграк кеше зыян күрергә
мөмкин булган җирлек объектлары, 500-1000гә кадәр кеше зыян күрергә
мөмкин булган җирлек объектлары һәм 50-500гә кадәр кеше зыян күрергә
мөмкин булган җирлек объектлары. Бездәге мәчетләрнең күпчелеге өченче
категориягә туры килә.

Мәчетләрне карап, категорияләр билгеләү өчен комиссияләр төзеләчәк. Анда
дини оешманың җитәкчесе (ул комиссия рәисе дә булачак), эчке сәясәт
министрлыгы вәкиле, федераль куркынычсызлык хезмәте вәкиле, гадәттән тыш
хәлләр министрлыгы вәкиле керәчәк һәм комиссия рәисе карамагы белән
башка кешеләрне дә кертергә мөмкин. Һәр категориянең үз таләпләре бар.
Монда яктырту системасы, янгын куркынычсызлыгы җиһазлары, видеокамера да
керә.

Хәл итәсе мәсьәләләр
Паспорт төзү буенча барлык мәсьәләләрне дә бергәләп хәл итәрбез дип
белдерде министр урынбасары. Өлкә хөкүмәте вәкилләренә имамнар үзләрен
борчыган башка мәсьәләләр турында да сораулар бирделәр. Мәсәлән, закон
белән тыелган китаплар турында. Федераль дәүләт хезмәте (ФСБ) мәчетләрдә
тикшерү уздырып, имамнар мәчеттә тыелган китаплар саклауда гаепләнәләр. Мо- ңарчыга кадәр укып, гыйлем алуда кулланылган китаплар тыелган булып чыга. Закон белән тыелган китапларның саны дүрт меңнән артып китә. Безгә мөселман диненә кагылылышлы тыелган китаплар исемлеген булса да бирсәләр иде, дигән мөрәҗәгать тә булды. Зөфәр хәзрәт тыелган китаплар исемлегендә мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә балаларны укытырдай китаплар да, һәм башка күп гыйлем бирә торган бик файдалы
китаплар да кертелгән. Тыелган китапларның исемлеген яңадан карап
чыксалар иде дигән тәкъдим дә белдерделәр.
Мәчетләрне газ белән тәэмин ителүгә түләүләр мәсьәләсе дә күтәрелде.
Мәчетләр күпчелек сәдака акчасына эшлиләр. Шуңа да түләүләр мәсьәләсендә
мәчетләрне юридик затлардан физик затка күчерүләрен сорап, хөкүмәткә хат
язарга дигән карарга килделәр.

Хәзерге заманда закон таләп итә дип, мәетләрне ярып күмә башладылар.
Мөселманнарда бу тыела дип, кешене үтерү билгеләре булмаганда, мәетне
ярмыйча күмәргә дип рөхсәт кертүләрен сорадылар. Киров шәһәрендә яңа
мәчет төзү өчен җир алу, Вятка елгасы аша Малмыж районындагы йөзмә
күпердән имамнарга машина белән бушлай чыгу мәсьәләсе дә кузгатылды. Бу
мәсьәләләр буенча өлкә хөкүмәтенә хат белән чыгарга кирәк дип сөйләшенде.
Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы имамы Зыятдин хәзрәт авыл
халкының шәҗәрәсен төзеп, авылларның тарихын өйрәнергә, моның өчен
архивларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Җыелышта Киров өлкәсе мөфтиен сайлау мәсьәләсе дә тора иде. Зөфәр хәзрәт
яңа мөфти сайлап куюларын сораса да, имамнар бертавыштан Зөфәр хәзрәт
Галиуллинны икенче срокка калдырдылар. Мөфти тәкъдиме белән Киров өлкәсе
мөселманнары Диния нәзарәтенә Вятка Аланы мәчете имамы Илгиз хәзрәт
Шәймиевны да керттеләр.

Киров өлкәсе мөселманнары съезды юкка гына Малмыж җирлегендә
үткәрелмәде. Чөнки өлкәдә мәчетләрнең күбесе көньяк районнарда урнашкан.
Һәм мөфтиятне дә Киров шәһәреннән өлкәнең көньягына күчерергә дигән
карар кылынды. Ул Малмыж районындамы, яки Нократ Аланы районында
булачакмы, анысы әлегә билгесез.
Имамнар съезды Рәҗәб ае башына туры килде. Бу изге ай турында да бераз
вәгазь булды. Мөселманнар җыелышы мәчеттә әзерләнгән Коръән мәҗлесе
белән тәмамланды.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотосы.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*