tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Диния нәзарәтендә Казыйлар Советы утырышы узды
ТР Диния нәзарәтендә Казыйлар Советы утырышы узды

ТР Диния нәзарәтендә Казыйлар Советы утырышы узды

Бүген, сәфәр аеның 25 нче көнендә (12 нче октябрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казыйлар советының чираттагы утырышы узды. Җыелышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Утырышта казыйлар халыктан кергән һәм казыйлар карар чыгаруны таләп иткән бәхәсле мәсьәләләрне карады. Нигездә алар ир белән хатын аерылышканда, бурыч түләгәндә килеп чыккан бәхәсле мәсьәләләргә кагылышлы иде.

Киңәшмә барышында Җәлил хәзрәт Фазлыев казыйларга, теге яки бу мәсьәләне хәл итәргә теләгән кешеләрне чакырып, урыннарда күчмә утырышлар үткәрергә тәкъдим итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*