tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылдагы “Ак калфак”ның игелекле эшләре
Тубылдагы “Ак калфак”ның игелекле эшләре

Тубылдагы “Ак калфак”ның игелекле эшләре

Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә изге Мәүлет аена багышланган бәйрәм чарасын шәһәрнең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, җитәкчеләре Айсылу Әбделмән кызы Юнусова оештырды. Кунакларны Мәүлет ае белән котлап “Ак калфак” оешмасы мәдәниятебезгә, динебезгә, гореф-гадәтләребезгә багышланган бәйрәмнәрне киләчәктә дә үткәреп торачак диде.

Дини бәйрәмне шәһәрнең Җәмигъ мәчетеннән килгән Тимур хәзрәт Ниязов Коръәннән аятьләр белән башлаганнан соң, Мәүлет ае һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт сәлаллаһу гәләйһиссәләм турында эчтәлекле вәгазъ сөйләде. Ул Мәүлет аеның мәгънәсе, пәйгамбәребезнең тарихын, аның балачагы турында сөйләде. Бу көннәрне күбрәк салават әйтергә, изгелек кылырга, хәер-садакалар бирергә кирәклеге турында әйтте. Мондый изге көннәрне себердә дә гореф-гадәтләребезне саклап, камыр ризыклар пешереп Мәүлет ашларын үткәрүләре халкыбызның кунакчыллыгын , ярдәмчеллеген күрсәтә диде. Ике телдә алып барган вәгазьне олысы-кечесе кызыксынып тыңладылар.
“Буыннар чылбыры ныгысын өчен, яшь буынга үрнәк күрсәтеп, гореф-гадәтләребезне саклап мондый бәйрәмнәрне үткәрүнең мөһимлеге, кирәклеге турында онытмыйк.

Бүген балаларны керәсе яңа ел белән котлап күчтәнәчләр тапшырдылар,аларны сөендерделәр”,-дип сөйләде Гөлшат Сухова . “Пәйгамбәрләребез ислам динендә, православиеда тугрыклы булырга, әти-әниләрегезне хөрмәт итергә, начарлык эшләмәскә чакыра. Ислам дине нигезе яхшылыкка өнди,-” дип Җәмигъ мәчете каршында Ислам дине дәресләрен алып баручы Роза Камарова фикерләре белән уртаклашты. Милли камыр ризыклары, җиләк-җимеш, кәнфитләр белән күп балалы гаиләләрдән килгән балаларны, өлкән яшьтәге кунакларны сыйлаучылар, бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүче Эдуард хаҗи Юнусовка, Ерман Исентаевка, Сорбон Олимовка, кәнфитләр , соклар белән балаларны сыйлаучы Роза Камаровга һәм барлык катнашучыларга оештыручылар рәхмәтләрен юлладылар. Кичә ахырында себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева “Ак калфак” оешмасына, А.Ә.Юнусовага, Э.Юнусовка, С.Олимовка, Е.Исентаевка рәхмәт хатларын тапшырды.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*