tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендәге Грибаново авылы мәчетендә ифтар ашы узды
Түбән Новгород өлкәсендәге Грибаново авылы мәчетендә ифтар ашы узды

Түбән Новгород өлкәсендәге Грибаново авылы мәчетендә ифтар ашы узды

Түбән Новгород өлкәсенең  Грибаново авылы мәчетендә Җиңү көнендә ифтар ашы уздырдылар. Аны оештыруда мәхәллә һәм аерым кешеләр матди ярдәм белән булышкан. Рамазан ае мәҗлесенә йөзгә якын кеше җыела. Ашка дүрт бәрән әзерләнде, дип хәбәр итәләр әлеге төбәктә чыгып килүче  “Туган як” газетасыннан. Мәҗлескә Түбән Новгород өлкәсенең голәмәләр шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Беюсов та килгән. Мәчеткә яңа имам да сайлап куйганнар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*