tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүл мәчетенә 30 ел
Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүл мәчетенә 30 ел

Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүл мәчетенә 30 ел

– Үзгәртеп кору җилләре безнең якларда да исә башлагач, өчкүллеләр сугыш ветераны һәм инвалиды Хәсән абый Җәфәров җитәкчелегендә төбәгебездә беренчеләрдән булып җирле мөселманнар берләшмәсе төзеделәр һәм күп инстанцияләр узып, мәчет торгызу хокукына ирештеләр. Бу изге эштә авыл халкы нык катнашты, җирле колхоз транспорт белән булышты һәм шулай итеп коммунистлар вакытында беренче мәчет ярымайлы манарасын күккә чөйде, – дип сөйләде үзенең тәбрикләү чыгышында К.Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов һәм авылның карт имамы Таһир хәзрәт Әббәсовны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Районның җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов азан тавышы Өчкүлдә бер дә тынмасын дип, яшь имам Рушан хәзрәт Исмаиловка Рәхмәт хата тапшырды. Шулай ук өчкүллеләрне рухи юбилейлары белән җылы котлап, үзләренең бүләкләрен өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров белән Сергач, Спас, Кнәген районнары баш имамы, Пашат мулласы Марат хәзрәт Салахетдинов та Рушан хәзрәткә тапшырдылар. “Туган як” редакциясе мәчет мәхәлләсенә мәрхүм Рифат абый Ибраһимовның 500ләп күренекле милләттәш якташларыбызның автобиографиясен үз эченә алган саллы китабын бүләк итте.

Күршеләрен чын күңелдән Яндавишча имамы Әнәс Ситдеков та тәбрикләде: “Өчкүл кечерәк кенә авыл булса да, дин юлында зур эшләр башкарып килә”, – диде ул.
– Фани дөньяда кош оясы кебек кенә мәчет салдыручыларны бакыйлыкта Аллаһы Тәгалә оҗмахта аерым бер җәннәт белән сөендерәчәк. Димәк, Өчкүлдә мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрнең мәңгелек урыннары җәннәт бакчаларында һәм без аларны бер дә хәтемнән өзәргә тиеш түгел, – дип ассызыклады Гаяз хәзрәт һәм диешле догасын кылып, Коръән укуны Марат хәзрәткә йөкләде.

Шуннан соң кунаклар салаватлар әйттеләр, Марат хәзрәт башкаруында Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышына, дин кардәшләребезнең көнкүрешенә нык йогынты ясаган һәм игелекләр белән сугарылган могҗизалы сәләтенә багышланган мөнәҗәтне игътибар белән тыңладылар.

Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүл мәчетенең 30 еллыгына махсус чыгарылган төсле дивар календарьларын өләшеп чыккач, садака исәбеннән нәзер корбан итеп чалынган ике сарык итеннән Уразавылның “Кавказский рай” кафесы хезмәткәрләре 60-70 кешегә бик тәмле әзерләгән ризыклардан туклануга керештек һәм бу мәҗлесне оештыру инициативасы белән чыккан Рушан хәзрәт Исмаилов адресына зур рәхмәтләр белдереп таралыштык.

Олег ХӨСӘИНОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*