tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия татарлары: Ураза гаете күркәм узды
Удмуртия татарлары: Ураза гаете күркәм узды

Удмуртия татарлары: Ураза гаете күркәм узды

4 июнь көнне Удмуртия Республикасының барлык мәчетләрендә Ураза гаетен зурлап уздырдылар. Бу көнне Ижау Җәмигъ мәчетенә зур кунак – Республика Башлыгы Александр Бречалов килде. Ул барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар һәм иминлек теләде.

“Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында безнең җәмгыятьнең нигезе нәкъ менә гаилә, балалар туу, нәселне дәвам итү, өлкән буыннарга хөрмәт булуын ассызыклады. Удмуртия мөселманнары күп еллар дәвамында республика һәм җәмгыять тормышында актив катнашалар, гаилә институтын саклауга, хәйрия һәм агарту эшләренә һәрвакыт игътибар бирәләр. Милләтара һәм динара дуслыкны саклауны кайгырталар. Һәм, әлбәттә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклауга яшьләр дә җәлеп ителә. Мондый зур, нәтиҗәле эш тирән ихтирамга һәм ярдәмгә лаек”, — диде үзенең котлавында. Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Александр Владимировичка эш графигы тыгыз булуга карамастан, вакыт табып, бәйрәмгә килүе өчен рәхмәт белдерде.

4 июньдә мөселманнар Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсен — Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза гаетен бәйрәм итте. Гайдел-фитр — Ураза бәйрәме — Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә. Ураза гаете һәм Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме — Исламдагы иң зур бәйрәм. Кырым, Адыгея, Башкортстан, Дагыс­тан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачәй-Черкес респуб­ликаларында, шулай ук Татарстанда да Ураза бәйрәме — ял көне. Рәсми мәгълүматлар буенча, илдә барлыгы 20 миллион мөселман яши, 7 меңнән артык мәчет һәм намаз уку урыны бар.

Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчете янында иртәдән үк халык кайнаша башлады. Халыкка да килергә уңайлы — 11, 9нчы автобуслар нәкъ мәчет каршында туктый. Көн иртән бераз җиллерәк булса да, гает намазы башлангач, ялтырап кояш чыкты, җил дә тынды. Мәчет эчендә, ишегалдында халыкның күплегеннән басар урын юк. Гает намазы тәмамлангач, күңелгә үтәрлек вәгазь тыңлагач, мөселман кардәшләребез тәмле пылау белән сыйландылар. Озак та тормады олы кунак­лар килә башлады. Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин Ижау һәм Удмуртия Республикасының Митрополиты Викторинны, Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Сергей Смирновны, шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьевны, Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловны каршы алды. Удмуртия Башлыгы килә-килешкә үк май кояшы кебек балкып торган “Купол” заводы генераль директоры Фәнил Зыятдиновны кочак­лап алды. Татарларның дәрәҗәле урыннарда эшләве, аларның хөрмәткә ия булулары — зур сөенеч. Гомумән, бәйрәмдә дәрәҗәле җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр күп иде. “Мин әлеге бәйрәмгә бүген сезнең белән бергә булыр өчен эшлекле командировкадан махсус кайттым. Чөнки хакимият халыкка ачык булырга тиеш. Безнең Фаиз хәзрәт белән мөнәсәбәтләр ачык һәм намуслы. Без аны беренче очрашудан ук дәвам итәбез”, — диде Республика Башлыгы. Ижау һәм Удмуртия Республикасының Митрополиты Викторин: “Без гасырлар буе бергә яшәдек. Бер үк заводларда эшләдек, балаларыбыз балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бергә тәрбияләнде, белем алды. Шулай булгач, безне нәрсә аерырга мөмкин? Шуңа күрә безнең дус­лык алга таба да дәвам итәчәк”, — диде, бәйрәм белән котлап.

Мөселманнар Рамазан аенда ураза тотканнан соң, бәйрәм иртәсендә мәчетләргә җыелып намаз укый, аннары туганнары, якыннары белән бергә табыннарга утыра. Ураза гаете Россиянең һәр төбәгендә, сәгать поясына бәйле рәвештә, төрле вакытта уза. Ураза бәйрәме өч көн дәвам ителә. Татар халкында Ураза гаетендә табынга коймак пешерү гадәте бар, аны «Гает коймагы» дип тә атыйлар. Мәчеттә бәйрәм тәмамлангач, без үз итеп, «Чәкчәк апа» дип йөртүче Илсөя апаларга кунакка кердек. Илсөя һәм Әхәт Мөхәммәтшиннар гаиләсе бәйрәмгә кичтән үк әзерләнә башлаганнар. “Коймакка камырны төнлә издем, иртән торып өстәл әзерләдем. Гает намазыннан соң барлык туганнарыбыз җыела, кичкә балалар, оныклар килә”, — диде Илсөя ханым. 89 яшьлек әтисе Сәетмөхәммәт бабай — бәйрәм көнендә зур кунак. Хәтере әйбәт, көр тавышлы, дин кануннарын белгән бабайга сокланырлык! Аның сөйләгәннәрен тыңлагач: “Без хәзер тормыш авыр, дибез, әмма хәзерге авырлыклар ул күргән белән чагыштырырлыкмы соң?” — дип уйландым. Ерактан ук бәйрәм яктысы, җылысы иңгән Мөхәммәтшиннар йорты, бүген кунакларга бай булачак, Ураза бәйрәме барлык гаиләләргә иминлек китерсен!

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*