tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә коръәнне яттан сөйләделәр
Удмуртиядә коръәнне яттан сөйләделәр

Удмуртиядә коръәнне яттан сөйләделәр

Удмуртиядә республикакүләм Коръән уку конкурсын уздыру күркәм традициягә әверелде. Быел да Ижауның Җәмигъ мәчетенә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан, Әгерҗе районыннан 200гә якын малайлар-кызлар үз белемнәрен сынарга җыелдылар.

Конкурста 16 яшькәчә булган үз белемнәрен сынап карарга теләгән балалар катнаша ала. Аларның барысы да диярлек мәчетләрдә якшәмбе мәктәпләрендә белем алучылар. Тик Коръәнне камил белү өчен бу гына җитми. Дини гыйлем, Аллаһ китабына мәхәббәт гаиләдә башланырга тиеш. Ижаудан Фәридә һәм Илфат Шаһигәрәевләр 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Асия Коръән укучылар конкурсында даими катнашып, гел призлы урыннар ала иде. Быел конкурста уртанчы кызлары Сафия дә яше буенча үз төркемендә беренче урынны яулады, ә 3 яшьлек уллары Зөфәр беренче тапкыр катнашты. “Әлеге конкурс Коръәнне яттан өйрәнергә зур этәргеч. Удмуртия мөфтияте бик зур эш башкара, чөнки балаларда өйдә генә Коръәнне өйрәнергә кызыксыну уятып булмый. Алар әле аның әһәмиятен бик аңлап бетермиләр. Икенчедән, бу конкурс мөселманнар мохитендә аралашу да булып тора”, — дип, рәхмәтен белдерде Фәридә Шаһигәрәева.

Конкурс ике номинациядә узды: «Яраткан сүрә» һәм «Минем байлыгым». «Яраткан сүрә» номинациясе элек үткәрелә торган конкурс белән охшаш: катнашучы үзе өйрәнгән сүрәләрнең санын белдерә һәм үзе сайлаган сүрәне укый. «Минем байлыгым» номинациясендә Коръәннең берничә өлешен (джуз) өйрәнгән балалар катнашты. Монда таләпләр тагын да югарырак: жюри әгъзалары катнашучыдан Коръәннең үзе сайлап алган өлешенең теләсә кайсы урыныннан сорарга мөмкин, ә катнашучы укуын дәвам итәргә тиеш. Аллаһка шөкер, балаларның елдан-ел белем дәрәҗәләре арта. Бу укытучыларның да, әти-әниләрнең дә уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.

Җиңүчеләр:

«Яраткан сүрә» номинациясе 
(малайлар арасында)
1нче сыйныфка кадәр:

  1. Абдуллах Гастинов
  2. Әнсар Миндуллин
  3. Исмаил Хожибобоев
  4. Тимерлан Хәйдәров
    1-4нче сыйныф
  5. Хәлил Газизов
  6. Илһам Шәрипов
  7. Хәлид Лопатин
    16 яшькәчә
  8. Шамил Шәрипов
  9. Абдулла Гәрәев
  10. Абдурахим Мөхәммәд

(Кызлар арасында)
1нче сыйныфка кадәр

  1. Зәйнәб Зарипова
  2. Зәйнәб Әхтәмова
  3. Махина Салохитдинова
    1-4нче сыйныф
  4. Азалия Хуҗахмәтова
  5. Айша Абдулхадова
  6. Самира Әшрапова
    16 яшькәчә
  7. Хадиса Содикова
  8. Алинә Әхтәмҗанова
  9. Асия Мөхәммәтшина

«Минем байлыгым» номинациясе 
(малайлар арасында)

Ярты джуз

  1. Ринат Гариев
  2. Али Корепанов
  3. Ибраһим Нуров
  4. Абдуллаһ Бурибоев
    Бер джуз
  5. Хәким Газизуллин
  6. Усман Хөсәинов
  7. Әхмәд Хөсәинов
  8. Мөхәммәд Сафин

(Кызлар арасында)
Ярты джуз

  1. Сафия Шаһигәрәева
  2. Алия Кунгурова
  3. Фатыйма Нәбиева

Бер джуз

  1. Алия Газизова
  2. Әминә Газизова
  3. Алия Әшрапова

Бер ярым джуз

  1. Әминә Ризатдинова
  2. Мәрьям Сафина
  3. Ясминә Газизуллина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*