tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Динсез тәрбия – тәрбиясезлектер” дип аталган конференция узды
Уфада “Динсез тәрбия –  тәрбиясезлектер” дип аталган конференция узды

Уфада “Динсез тәрбия – тәрбиясезлектер” дип аталган конференция узды

Уфаның “Ихлас” мәчетендә 9 ноябрь көнне “Динсез тәрбия –
тәрбиясезлектер” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды.
Көн тәртибенә Ризаэтдин бине Фәхретдин, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Солтанова,
Вил Казыйханов кебек бөек шәхесләребезнең тормыш юлын һәм хезмәтләрен барлау,
киң җәмәгатьчелеккә җиткерү кебек темалар чыгарылган иде.

“Шәхесләребезнең мирасын тулыландыру, баету бүгенге буын намусында. Бу шәхесләрнең яшәешебездәге ролен халыкка җиткерү иң беренче бурычларның берсе” – дип ассызыклады Уфа шәһәре Киров районы “Ихлас” мөселман дини оешмасының мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов. Конференциядә Татарстаннан һәм Свердловск өлкәсеннән дә кунаклар бар иде.

Рузил Имамов

Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*