tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада корбан чалу урыннары билгеләнде
Уфада корбан чалу урыннары билгеләнде

Уфада корбан чалу урыннары билгеләнде

11 августта бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен (яки Гыйд әл-адха) каршы ала. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чала.

Уфада Корбан гаетен бәйрәм итү вакытында ике махсус мәйданчык оештырыла – Зинино бистәсе янындагы “Караван” сәүдә үзәге (Пригородная урамы, 55) каршында һәм Орджоникидзе районындагы Төньяк автовокзал территориясендә.
Мондый карар гомум махсус мәйданчык оештыруның уңай нәтиҗәсен исәпкә алып кабул ителде.

Гает намазыннан соң башкаланың “Ватан” этно-паркында һәм “Башкортостан” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда “Ферзь эшлекле клубы” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Корбан хәләл Fest” бәйрәм чарасы оештырылачак.

Фестиваль программасында – көрәш буенча спорт ярышлары, бәйрәм концерты һәм пылау белән сыйлау.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*