tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы Ифтар мәҗлесе уздырды
Ульяновск өлкәсендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы Ифтар мәҗлесе уздырды

Ульяновск өлкәсендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы Ифтар мәҗлесе уздырды

Ульяновск өлкә татар автономиясе каршында эшләүче «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы быел беренче тапкыр шәһәр рестораннарының берсендә Ифтар мәҗлесе уздырды. Анда оешма әгъзаларыннан тыш, төрле дәрәҗәдәге депутатлар ,эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгьрифәт хезмәткәрләре, журналистлар чакырулы иде.

Мәҗлесне өлкә мөселман хатын-кызлар оешмасы рәисе, хаҗия Асия ханым Мөлекова алып барды. Ул бүгенге заманда татар гаиләсендә милли тәрбия эшен алып бару, ир белән хатын-кыз мөнәсәбәте турында вәгазь сөйләде. Татар телен саклау мәсьәләсенә дә тукталып, Асия ханым гаиләдә бала-оныкларыбыз белән бары тик әби-бабай телендә генә аралашырга чакырды.

«Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә  Алиуллина мондый чараларны ел саен уздырырга һәм оешма тирәсенә тагын да күбрәк яшь ханымнарны, зыялы эшмәкәрләоне тартырга чакырды.

Ә 1 июнь көнне мондагы ханымнар губернатор катнашында узачак өлкә Ифтарында да булачаклар. Оештыручыларның әйтүенә караганда, анда 3000 мөселман дин- кардәшебез чакырулы.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*