tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендәге Силикатный бистәсе мәчетенә 20 ел
Ульяновск өлкәсендәге Силикатный бистәсе мәчетенә 20 ел

Ульяновск өлкәсендәге Силикатный бистәсе мәчетенә 20 ел

Узган гасыр азагында Ульяновск өлкәсендә ел саен диярлек берничә мәчет ачылган. Шуңа күрә дә хәзер аларның саны йөздән артып китә. Нәкъ менә шул чорда өлкәнең Сенгилей районы Силикатный бистәсендә яшәүчеләр дә яңа мәчет өлгертеп керәләр. Шушы көннәрдә биредәге дин-кардәшләребез гыйбадәтханәнең 20 еллыгын билгеләп узды.

Сенгилей районында бер генә дә татар авылы юк. Бүген районда яшәүче милләттәшләребез дә бирегә 70-80 нче елларда Татарстанның Чүпрәле, Буа районнарыннан килеп төпләнүчеләр. Хәзерге көндә район мөхтәсибе вазыйфаларын алып баручы Рамис абый Җәләлетдинов та монда 1977 нче елда Чүпрәленең Татар Төкесе авылыннан килеп шофер булып эшли башлый, аннары урманчы хезмәтен башкара. Лаеклы ялга чыккач, үзе яши торган Кызыл Гуляй авылында мәчет төзү мәшәкате белән йөри башлый. Бүген ул район мөхтәсибе.

Бәйрәмгә кунаклар буш кул белән килмәгән. Кемдер мәҗлескә дип корбан чалган, кемдер өстәлгә аш-су әзерләп килгән. Эшмәкәрләр Алсу һәм Рамис Әхмәтовлар гаиләсе исә, гыйбадәтханә идәненә җәергә келәм-намазлыклар китергәннәр.

Тәкъбир әйтеп бәйрәм ашы өстәле артына утырганчы имам халыкка вәгазь сөйләде, мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрне искә алып, алар рухына дога кылынды, истәлекләр белән уртаклаштылар.

Сенгилей районында нибары 1300 генә татар яшәсә дә, аларның активлыгы күпләрне сокландыра. Алар мәчет сала, ел саен сабантуй, татар мәдәнияте көннәре уздыралар, концертлар оештыралар. Биредә дини һәм дөнявый тормыш һәрчак янәшә бара.

Рамис Сафин

Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*