tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендәге Yрән авылында күркәм мәҗлес
Ульяновск өлкәсендәге Yрән авылында күркәм мәҗлес

Ульяновск өлкәсендәге Yрән авылында күркәм мәҗлес

Әлеге мәҗлескә әзерләнү эшләре авыл кибетләренә, автобус тукталышларына hәм җәмәгатьчелек урыннарына белдерүләр элеп чыгудан башланды.
Бу изге hәм саваплы эшне мәчетебез имам-хатыйбы Тәлгать хәзрәт Нуруллов hәм Чардаклы шәhәр җирлеге Советы депутаты Илдус Хабибуллин ун көн алдан башкардылар. Теләгән hәрбер кеше мәчеттә булачак мәҗлестә катнаша ала, диелгән иде белдерүдә.

Иске Майна hәм Чардаклы районнары имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Нуруллов шәхсән үзе мәҗлескә килүчеләрне капка төбеннән үк каршы алып торды. Бер өстәл — ир-атларга, ә икенчесе хатын-кызлар өчен әзерләнгән иде.

Тәлгать хәзрәт барча кунакларны да сәламләп дога кылдырды hәм Коръәннән «Ясин» сүрәсен укыды. Аннары авылның хөрмәтле картлары Борхан абый Абдуллов белән Мидхәт абый Мубинов сүрәләр укып үттеләр. Ә Тәлгать хәзрәт корбан чалдыручы авыл яшьләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде hәм аларга исәнлек-саулык, барлык уй-ниятләре дә тормышка ашуын теләде. Шундый күркәм мәҗлес безнең мәчеттә беренче тапкыр гына уздырыла, киләчәктә ул матур традициягә әйләнсен, барыбызга да дус-тату, үзара аңлашып яшәргә, бердәм hәм бергә булырга насыйп итсен, диде ул. Шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Чардаклы район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Герасимова да чыгыш ясады.

— Әлбәттә инде, сүзем дуслык hәм татулык кирәклеге турында. Губернаторыбыз Сергей Иванович Морозов, халыклар дуслыгы — безнең иминлегебез ул, дип еш кабатлый, менә шул сүзләрне онытмыйк, hәрчак исебездә тотыйк, җәмәгать. Без бит бу фани дөньяда бары тик кунак кына, шуңа күрә бер-беребезне хөрмәтләп, hәр кешенең кадерен белеп, дус-тату яшәргә тырышыйк,- диде ул, авыл халкына мөрәҗәгать итеп.
Форсаттан файдаланып, шушы мәҗлесне оештыручыларга, корбан чалучыларга, мәҗлес матур үтсен өчен үзләреннән өлеш кертүчеләргә, телеңне йотарлык тәмле пылау пешерүче егетләргә, чәй ташып торган Гөлнара, Рәмилә, Наилә hәм Эльвирага, гомерен балалар укытуга багышлап, бүген лаеклы ялда булып, дин юлына баскан Наилә Тәлгать кызы Нурулловага, хөрмәтле абыстайлар Фәйрүзә апа белән Әминә апага олы рәхмәт сүзләремне юллыйм.
Мәҗлес ашка дога кылу hәм тагын бер тапкыр изге теләкләр теләү белән тәмамланды.

Гөлсинә ГЕРАСИМОВА,
Чардаклы районы.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*