tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Силикатный бистәсе мәчетенә 20 ел
Ульяновск өлкәсенең Силикатный бистәсе мәчетенә 20 ел

Ульяновск өлкәсенең Силикатный бистәсе мәчетенә 20 ел

Ульяновск өлкәсенең Сөнгәләй районы Силикатный бистәсендә гомер итүче татарлар – узган гасырның 60-70 елларында Татарстаның Буа, Чүпрәле якларыннан бәхет һәм эш эзләп килүчеләр. Алар моннан 20 ел элек бистәдә мәчет төзиләр. Биредә төрле милләт вәкилләре яшәсә дә, мөселманнарга гыйбадәтханә төзүгә каршы килүче юк. Нәкъ бистәнең уртасында бергәләп мәчет салып керәләр.

Мәчетнең 20 еллыгына багышланган бәйрәмдә аңа нигез салучылар, ярдәм итүчеләр рухына дога кылынды. Ульяновск шәһәреннән килгән эшмәкәр Рамис Әхмәтов гаиләсе мәчеткә намазлык бүләк итте.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*