tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районы татар автономиясе чираттагы очрашу уздырды
Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районы татар автономиясе чираттагы очрашу уздырды

Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районы татар автономиясе чираттагы очрашу уздырды

Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районы татар автономиясе биредәге мәхәллә белән бергәләп шәһәрдә эшләүче татар эшмәкәрләре белән мәчеттә чираттагы очрашу уздырды.

Ел саен көз айлары башланыр алдыннан була торган әлеге чара традицион рәвештә үткәрелеп килә. Анда дин әһелләре, эшмәкәрләр белән бергә район җитәкчелеге, татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре дә катнаша.

Бу очрашу милләттәшләребезне берләштерү һәм хәйриячелек эшчәнлегенә тарту өчен бик уңайлы һәм кирәкле чаралардан санала. Очрашуга Казаннан да мәртәбәле кунаклар чакырулы иде.

Өстәл артына утырганчы Буа шәһәре имам-мохтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов җыелган халыкка ислам дине, намаз уку тәртибе хакында вәгазь сөйләде.

Казанның «Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел» исемендәге югары мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үз чыгышында Сембер татарларының бердәмлеге һәм күп уңай эшләре белән төбәк татарларына үрнәк булырлык, диде.

“Хакимият белән уртак тел табып, милләтебез һәм динебез өчен зур эшләр башкарырга була”, – дип чыгышын тәмамлады мөхтәрәм Казан кунагы.

Очрашу мул өстәлләр артында Корбан ашы мәҗлесе белән тәмамланды.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*