tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида дини укулар башлана
Ульяновскида дини укулар башлана

Ульяновскида дини укулар башлана

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте карамагында эшләп килүче «Дин дәресләре мәктәбе» 1 нче сыйныфка шәкертләр җыюны дәвам итә.

Укулар атнага бер мәртәбә, шимбә көнне 8 сәгать 30 минуттан 11 сәгать 30 минутка кадәр алып барыла. Шәкертләрнең яше чикләнмәгән, уку – түләүсез. Уку-укыту программасы өч елга исәпләнеп, тәмамлаучыларга таныклыклар бирелә.

Программада изге Коръәнне гарәп графикасы нигезендә дөрес итеп, мәгънәсен аңлап, тәҗвид белән уку; намаз, ислам дине нигезләрен, шәригать кануннарын, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнү; хәдисләр белән танышу, әхлак дәресләре hәм башкалар каралган.

Укуларны югары дини hәм дөньяви белемле мөгаллимә, мәктәп җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова алып бара.

1 нче сыйныфка укырга керергә теләүчеләрне 5 октябрь көнне 8 сәгать 30 минутта Yзәк Җәмигъ мәчете карамагындагы мәдрәсәдә  (Банный пер., 1, «Нариманов проспекты» тукталышы) көтеп калалар.

Белешмәләр өчен телефон: 8-927-819-38-69

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*